Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңүнең 80 еллыгына

Һаман да онытылмый

Салауз-Мухан авылында гомер итүче тыл ветераны Зәйтүнә Вәлиевага сугыш башланганда 11 яшь була

Авылдагы бөтен ир-атларны сугышка алып китәләр. Зәйтүнәнең әтисе биш ел Германиядә әсирлектә булганнан соң, 1920 елда гына туган авылына кайта һәм сугыш башланганчы вафат була. Бөек Ватан сугышы ятим үскән кызның бөтен хыялларын чәлпәрәмә китерә.

– Без ишле гаиләдә үстек. Сугыш башланганда, өч апам гаиләле иде инде. Әни янында мин һәм абыем гына калдык. 18 яше тулгач, 1942нче елның 12 августында абыемны сугышка алып киттеләр. Мин 5 сыйныфка күчкән идем. Хатларында абыем: “Укырга китапларың бармы?” – дип сорый иде. Сугышта да минем өчен борчылган ул! Мәктәптә ике ел укыдым. Моның үз сәбәпләре булды. Өйнең матчасы сынып, йортыбыз җимерелде. Әнкәй белән шуның астында калып, кабыргаларыбыз сынды. Бу төнлә булды. Яңгыр яуган иде. Җимерекләр арасыннан әнине көч-хәл белән табып алдым. Таң алдыннан күршеләргә кердек. Күршеләр мунча ягып, безне юындыргач, бераз хәл кергәндәй булды. Өебез тугыз тәрәзәле, ике ишекле иде. Сугыш башланганчы ук нәселебезгә кулак тамгасы такканнар. Әтигә танышлары: “Бу өйне дә алалар бит, түбә калаен куптар ичмаса”, – дип киңәш биргән. Шуннан әткәй, калайны куптарып, аның урынына салам сибеп чыккан, – ди Зәйтүнә апа.

Зәйтүнә мәктәптә бик яхшы укый. 7 сыйныфта ике ел белем ала, тик имтиханнарга бармый. Йортларына бәла килгәч, тормыш арбасын тарту кызга йөкләнә. “Имтиханнар тапшырмассың, алдагы сыйныфка күчерәбез”, – дип тә карыйлар, тик кызның үз туксаны туксан була: “Мин өйдә хуҗалык эшләренә ныграк кирәк”, – ди.

– Бик авыр булды. Абыемның сугыштан язган хатларын әнкәй белән сагынып көтеп ала идек. Көн туса: “Исән кайтсын”, – дип тели идек. Әнкәйнең догалары абыйны үлемнән саклап йөртте. Бәхетебезгә, 1945нче елның 5 декабрендә абыем үз аякларында туган йорт бусагасын атлап керде. Кайткан көненнән алып, колхозда бухгалтер булып эшләде, – дип балачак елларын барлады Зәйтүнә апа.

Зәйтүнә апа сугыш чорында үзе кебек яшүсмерләр һәм өлкәннәр белән бергә колхозда хезмәт куя: урак ура, көлтә бәйли, молотилкада эшли. Математиканы яхшы белгәнгә, төгәл булганга, кызны күбрәк исәп-хисап эшенә йөртәләр. Бөек Ватан сугышында җиңү турында хәбәрне Зәйтүнәгә укытучы апасы хәбәр итә.

– Икенче ел 7 сыйныфта укый идем. Хәбәрне ишетү белән, өйгә йөгердем. Керә-керешкә: “Әнкәй, сугыш беткән, матур яулыгыңны бир!” – дип кычкырдым. Әнкәй бәрәңге утырту өчен җир казый иде. Без, кызлар һәм малайлар, шатлыктан кая басканны белмәдек. Бөтен авыл демонстрациягә чыкты. Шатлыкның чиге юк иде! Бүген дә истә ул көн! – ди Зәйтүнә апа.

1949 елда кыз тракторчылар һәм комбайнчылар курсларын тәмамлый. 1950-1951 елларда Крәш. Шуран авылында тракторда эшли, бер үк вакытта колхозда исәп-хисап эшен дә алып бара. МТСлар таралганчы, 35 ел дәвамында төрле авылларда учетчик булып эшли. Дүрт тапкыр авыл советы депутаты булып сайлана. “Авылда талашсалар да, сугышсалар да, мине чакыралар иде. Бигрәк тә җир мәсьәләләре буенча күп мөрәҗәгать итәләр иде”, – ди райондашыбыз. Зәйтүнә Вәлиева “Үзәк” совхозында учетчик булып эшли, шуның белән беррәттән, ягулык салу эшләрен дә башкара.

– Сугыш чорында безнең күргәннәрне аңлатып, сөйләп бетерә торган түгел. Үлән, черек бәрәңге ашап җан асрадык, шулай да югалмадык. Аллаһы Тәгалә бирә иде. Ык якын иде, үлән бетсә, балык сөздек. Балыгы да хәтәр күп була, аны ике-өч көн ашый идек. Җәйгә тагын үлән үсә. Сабан сөргән вакытлар һич онытылмый. Безнең бригадада өч малай һәм мин эшләдек. Мин атланган атка малайлар, шаярып, чыбыркы белән суга, ат чабып китә иде. Шулай да аттан төшеп калган булмады, ябык булсам да нык идем. Чәчү вакытында, сабан сөргәндә безне өйгә кайтармыйлар иде, 7 километр ераклыктагы станда куна-төнә эшли идек, – ди Зәйтүнә апа.

Зәйтүнә апа тормыш иптәше Миргаяз белән 56 ел бергә гомер кичереп, өч балага гомер бүләк итәләр. Бүген ул җиде оныгы һәм сигез оныкчыгының кадерлесе булып, улы Алмаз тәрбиясендә гомер кичерә.

– Зәйтүнә апа белән өч өй аша гына яшибез. Гомергә дус-тату яшәдек, күршеләр, дуслар булдык. Аның тормыш иптәше дә колхозда хезмәт куйды, мактаулы шофер иде. Авылдашларның кая барасы килсә, нинди йомышы булса, барысын да тыңлап, ярдәм итеп яшәде. Аллаһ боерса, 24 ноябрьдә Зәйтүнә апага 96 яшь тула. Бүген дә яшьлек матурлыгын югалтмаган күршемнең зиһененә кызлар көнләшерлек. Ил-көн хәбәрләреннән хәбәрдар булып яши, район газетасының бер санын да калдырмый укып бара, – ди Зәйтүнә апаның авылдашы Нәсимә Галиева.

Фото – Вәлиевләрнең  гаилә архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев