Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңүнең 80 еллыгына

Гоби чүлен кичкән Вагыйз

Бөек Ватан сугышы ветераны Вагыйз Хафизовны искә алып

Фронтовик язучы Габдулла Шәрәфинең “Сусыз дәрья” повестен тагын бер кат укып чыктым әле. Күз алдыннан бер-бер артлы әти сөйләгән сугыш күренешләре, вакыйгалар, Монголия, Гоби чүле, Хинган калкулыгы, Маньчжурия, Мукден, Харбин, Халхин-Гол атамалары үтте... Географик атласны кулыма алып, шул якларга “сәяхәт” ясадым, күңелем белән әти узган юлларны барладым. Совет солдаты узган юлларны, канлы бәрелешләрне санап кына бетерерлек түгел икән!

Тарихтан Россиянең Ерак Көнчыгыш чикләрендә Кызыл Армия гаскәрләренең японнар белән бәрелешләре турында укытучыларыбызның сөйләгәннәре һаман истә. Шул чорларны тасвирлаган әсәрләр – Ф.Кәримнең “Аникин” поэмасы, Ш.Рәкыйповның “Таңнар һаман матурмы?” повестьлары белән дә таныш идем, алай гына да түгел, бу әсәрләрне кат-кат укыганым булды. “Сусыз дәрья” әсәре “Маньчжур операциясе” дип Икенче Бөтендөнья тарихына кереп калган Кызыл Армия һәм Квантун армиясе белән каты бәрелешләрне ап-ачык итеп күз алдына китерде...

Бераз гына чигенеш ясап,тарих битләренә күз салыйк әле.

1945 елны Ялта конференциясендә СССР, АКШ һәм Бөекбритания лидерлары килешү төзиләр: Германия капитуляция ясаганнан соң ике ай үтүгә, СССР Гитлерның соңгы союзнигы Япония белән сугышка керә һәм бу сугышка нокта куя! Ни өчен СССР? Америкага бу сугышның кирәге дә шулкадәр генә булган, ахры! Ә менә СССРның японнар белән үз исәп-хисабы була. Маньчжурия (Кытай территориясе) һәм Төньяк Кореяны оккупацияләгәннән соң (1932-41), Япония СССРга борынын суза башлый. Даими рәвештә безнең Ерак Көнчыгыш чикләргә куркыныч янап тора, чик бозулар еш була. 1938елны Хәсән күле (29 июль-11 август), 1939 елда Халхин-Гол елгасы буендагы (11 май-15 сентябрь) канлы бәрелешләр Кызыл Армиянең җиңүе белән төгәлләнсә дә, японнар һаман тынычланырга уйламый. Кайчандыр Россия җирләре булган Курил утрауларында үзләрен төп хуҗа итеп тоялар. Алга таба да максатлары бик зурдан: Россия территориясен Уралга кадәр басып алып, “Урал-Япония” дәүләте төзү. Шул сәбәпле, Гитлер армиясе белән каты сугыш барган вакытта, СССР Кызыл Армиянең бик күп сугыш техникасын, миллионнан артык солдатын Ерак Көнчыгышта тотарга мәҗбүр була. Җиңүдән соң ил Кызыл Армиянең төп көчләрен Ерак Көнчыгышка ташлый. Бу зур сугышка бөтен Европаны үткән, сугышчан тәҗрибә туплаган солдатларны, бик күп техниканы озаталар. Кораллы конфликтта бер яктан СССР һәм Монголиянең революцион халык армиясе частьлары, икенче яктан Япония һәм Маньчжоу-го армиясе катнаша. Көчле бәрелеш буласын белгән японнар чик буйларын бик ныгыталар: 4500 хәрби корылма гына төзиләр! Руслар, безне кимендә 1,5 елсыз ала алмаячаклар, дигән фикердә була алар. 9 августта өч фронт – Байкал арты, Ерак Көнчыгышның 1, 2 фронтлары (пехота, артиллерия, авиация), Тын океан һәм Амур флотилиясе көчләре һөҗүмгә күчә. Монголия һәм Маньжурия җирләрен азат итү өчен Кызыл Армиягә атна ярым вакыт җитә. 19 августта японнарның күпчелек хәрби берләшмәләре капитуляциягә ризалаша. 20 августта бу сугышка нокта куела.

Безнең әти дә әнә шул канлы сугышның бер солдаты, сугыш ветераны иде. Әтиебезне 1944 елның октябрендә сугышка алалар. Бу вакытта аңа 17 яшь тә тулмаган була. Буе озын булгач (1,85 метр), аны артык тикшереп тормыйча гына, 18 яшьлекләр белән озаталар. Ул Ерак Көнчыгышка эләгә. 378нче миномет полкында артиллерист була. Монголия, Кытай җирләрен пушка тагылган “С-80” тракторы белән иңли: Халхингол калкулыгын, Гоби чүлен кичә, Зур Хинган тауларын үтә, Харбинда була. “За победу над Японией” медале белән бүләкләнә. Башка медальләре дә бар иде, ләкин аларын энекәшләр, бәләкәй чакларында, сугышлы уйнаганда тагып, югалтып бетерделәр.

Әти сүзгә бик оста, тыңлаучыларны үз авызына каратып тота торган кеше иде. Кышкы озын кичләрдә тирә-күрше апа-абыйлар парлашып безгә кич утырырга керә иде. Әти аларга башыннан үткән хәлләрне, армиядә, сугышта күргән-кичергәннәрен сөйли иде. Без балалар да аны авыз ачып тыңлыйбыз. Кайвакыт өйдә үзебез генә дә булабыз. Мондый көннәрдә әти, урта өйнең ишек тупсасына утыра да, биш баласын янына җыеп, тагын да кызыклы хәлләр, укыган китаплар, үзе хезмәт иткән Ерак Көнчыгыш турында тәмләп сөйли. Безнең беренче тарих һәм география укытучысы да әти булды дисәм, хата булмас. Сугыш чоры истәлекләре бигрәк хәтердә калган...

Монголиянең сусыз далаларын үтүгә “үлем сахрасы” дип яманаты чыккан Гоби чүле җәелеп ята (искәрмә: Гоби чүле – дөньядагы иң кайнар чүлләрнең берсе. Зурлыгы, күләме ягыннан бишенче урында тора. Мәйданы – 1300000 кв.км). Моңа кадәр дә сусызлыктан хәлсезләнгән, телләре аңкавына ябышкан, маңгайларына, җилкәләренә тоз утырган сугышчылар алдында Гоби чүлен кичү бурычы тора. Әмма сугышчыларның һәрберсендә бер генә уй – туйганчы су эчү! Әти бу хәлләрне еш искә ала иде. “Су эчәсе килүдән дә яман хәл юк! Ипи, һава кебек су да бик кадерле! Ашамыйча яшәп була әле, менә сусыз... Башыңа төшкәч кенә аңлыйсың аны”, – ди иде.

Төп механик-машина йөртүче – сугыш юлларын үткән өлкән яшьтәге абзый (әти аны гел “Сан-Саныч” ди иде), ә әти аның ярдәмчесе була. Гоби чүлен кичәр алдыннан сугышчыларга берәр фляга су бирәләр. Эссе монгол далаларын кичеп сусаган солдатларның күбесе, комсызланып, суның яртысын эчеп тә бетерә. Сан-Саныч исә әтигә: 

– Вагыйз, син суны эчмә, авызыңны чайкап читкә төкер. Эчсәң, тыела алмассың. Әле алда юл бик озын һәм авыр, – дип кисәтеп куя. Әти аның сүзен тота.

– Гобины чыктык. Ерак та түгел бер кечкенә генә елга агып ята. Бөтен солдат, дөньяларын онытып, елгага ташланды. Командирлар кычкыра, тыярга маташа... Сан-Саныч минем җиңнән тотып: “Ашыкма!” – ди. Солдатлар ду килеп суда юына, кушучлап су эчә... Бераздан күзәтүче разведчиклар кайттып төште. Япон самурайлары чигенгән чагында, югарыга таба 20-30 метрлап өстә, елга аша үле солдатларыннан басма салып калдырганнар... Менә китте укшу, менә китте эч борулар... Сан-Саныч: “Бервакытта да дошман үткән җирдән су эчәргә, ризык ашарга ашыкма. Анда бер-бер этлек булмый калмый: ул я агуланган, я пычратылган булырга мөмкин”, – дип тагын бер акыллы киңәшен бирде. Менә бу хәл бик күпләргә сабак булгандыр”, – дип сөйләгәне истә әтинең.

Тере япон солдатлары белән очрашулары, үзенә-үзе харакири ясаган япон самурайлары турында сөйли иде. Сугышчан дусларын сагынып искә ала. Иң яраткан фронт җырлары – “Эх, дороги”, “Три танкиста”. Н.Крючков уйнаган “Трактористы” фильмын яратып карый иде. “Три танкиста”ны аның кебек җырлаучы юк!” – ди иде. Ул үзе бик җырлый белми, әмма бераз кәефләнеп алганда, шушы җырларны җырларга тырыша иде. Телевизордан фронт җырларын бирсәләр, онытылып тыңлый. Л.Утесов, Марк Бернес иң яраткан җырчылары иде.

Җиңү көне җитсә, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны хөрмәтләү була иде. Аларны очрашуларга чакыралар, бүләкләр бирәләр. “Нигә сине дә очрашуларга чакырмыйлар?” – дисәң:

– Безне сугышта бик катнашканга санамыйлар бит, – дип куя иде. Чакырмый калмаганнардыр аны, чакырганнардыр! Авыл халкы турыдан бәреп, кайчагында аны-моны уйлап тормыйча сөйләшүчән бит. Немецлар белән сугышып йөргән берәрсе, салмыш баштан, уенын-чынын бергә кушып: “Һи, сез дә сугышта булдык, дип йөргән буласыз инде, бер нимес гәүдәсе дә күрмәгән башыгыз белән!” – дими калмагандыр! Безнен әти бик горур кеше иде! Ул андыйлар алдында вакланып тормагандыр!

Ә бит бу канлы, бик каты сугыш булган. Японнар ягыннан 84 мең солдат һәлак була, 640 меңе әсирлеккә төшә. Инде сугыш бетте дип, тирән сулыш алганнан соң, әлеге конфликтта безнең яктан 12031 сугышчы һәлак була, 24425 кеше яралана. Безнең әтинең дә уң аягында яра эзе бар иде. Ул аны кешегә сөйләмәде дә, күрсәтмәде дә. Габдулла Шәрәфи дә “Сусыз дәрья” повестенда бик күп туганнар каберлекләре яныннан үтүе, берничә сугышчан дустын шундагы туганнар каберлекләрендә калдыруларын сагыш белән искә ала.

1945нче елның 2 сентябрендә Американың “Миссури” линкорында Токиодан ерак түгел урнашкан Токио бухтасында Япония капитуляциягә кул куя. Бу көн Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн дип тарихка керә. Әмма капитуляциягә кул куйганнан соң да японнар Курил утрауларында 5 сентябрьгә кадәр каршылык күрсәтәләр.

Икенче Бөтендөнья сугышына нокта куючылар онытылырга тиеш түгел иде. Интернетта да бу турыда язмалар шактый. Аны “онытылган бәйрәм” дип язып чыктылар хәтта. Дәрәҗәле хәрбиләрнең, сугыш ветераннарының фикерләрен искә алып, 2020 елдан башлап, Россиядә Кызыл Армиянең Японияне җиңү көне итеп 3 сентябрь билгеләнә. Аны бәйрәм итеп билгеләүче ветераннарыбыз калдымы икән хәзер? Аларның иң яшенә дә 97-98 яшь бит инде! 

Әтиебез 1951 елга кадәр (җиде ел) Ерак Көнчыгышта хезмәт итә әле. Сахалинда, Курил утрауларында, Чукоткада да була. “Ерак Көнчыгышны аркылыга-буйга иңләргә туры килде инде”, – ди иде. Армиядә булган бер вакыйганы гел искә ала иде ул. 1949 елда “әниең бик нык авырый” дигән хат ала әти. Шул вакытта полк буенча солдатларның сәяси һәм хәрби хәзерлеген тикшерү буенча смотр үткәрелә. 

– “Җиңүчегә отпуск бирәчәкләр”, – дигән сүз чыкты. И тырыштым инде! Әнкәйне кайтып күрәсе килә бит! Һәр ярышта алда барам. Бервакыт нәтиҗә ясадылар. Мин беренчегә чыктым. Беренче урынга Полк байрагы янында фотога төшү, икенче урынга отпуск булды. Ул заманда Полк байрагы янында фотога төшү бик зур дәрәҗә иде. Шулай итеп әнкәйне күрергә кайта алмадым! Кайчакта артык тырышу да көткәнне бирми, – дигәне истә әле. 

1951 ел азагында гына туган якларына әйләнеп кайта ул. 1951-1960 елларга кадәр Лениногорск, Актүбә эшчеләр поселогында нефть тармагында хезмәт куя. Бик дәрәҗәле иде. Аны бик нык хөрмәт иттеләр. Ул эшкә алган, хезмәткә өйрәткән кешеләр арасында соңыннан зур җитәкчеләр, белгечләр күп булды. Райондашыбыз, Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов та күпмедер вакыт аның бригадасында эретеп ябыштыручы булып эшли.

1960 ел азагында без, гаилә хәле буенча, әтинең туган авылы Нарат Астына күчеп кайттык. Әтиебез 1962 елдан башлап озак еллар “Кызыл Октябрь”колхозында “С-80” тракторында эшләде. Башка маркадагы тракторларны санга да санамады. Тракторын аның кебек яраткан, һәр тимеренә, шөрефенә кадәр белгән, гомер буе шул “С-80”енә тугры калган тагын берәр тракторчы булды микән?! Аның өчен ул фронтташ дусты иде, ахры. Соңгы 4-5 елында сугарулы көтүлектә эшләде әтиебез. 1986 елда, сугыш ветераннарына күрсәтелергә тиешле кадер-хөрмәттән, мөмкинлекләрдән файдалана алмыйча, 58 яшендә вафат булды. Бу язмам аңа дога булып барсын иде.

Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.

Тегермәнлек авылы.

Фото – Г. Мөхәммәтгәрәеваның гаилә архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев