Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Эзлибез, эзләнәбез

Мөслим туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы белән бәйле материалларны эзләү һәм өйрәнү буенча эш дәвам итә.

Мөслим туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы белән бәйле материалларны эзләү һәм өйрәнү буенча эш дәвам итә. 

Музей хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән бәйле материалларны эзләү һәм аларны электрон рәвештә архивацияләү буенча актив эш алып бара. Әлеге эштә Татарстан Республикасының “Хәрби Дан клубы” патриотик тәрбия һәм эзләнү эшенә ярдәм итүче ассоциация рәисе Черепанов Михаил Валерьевич зур өлеш кертә. 

Ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орденнар гына алган, СССРның төрле төбәкләреннән булган 7 мең кызыл-армияче һәм офицерның исемнәрен барлады. 453 кызылармияче-мөселман ачыкланган, алар арасында 200 татар да бар. Аларның күбесе бу зур бүләккә үлгәннән соң тәкъдим ителгән, шуңа күрә аларның батырлыгы турында туган илләрендә дә, гаиләләрендә дә белмиләр. 

Безнең почтага Михаил Черепановтан хат килде. Әлеге хатта сүз Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән ике якташыбыз хакында бара. Аларга Дан һәм Кызыл Байрак орденнары гына бирелгән. 

Әлеге язмада без шушы геройларыбыз хакында сөйләргә телибез. Бәлки якташ-геройларыбызның туганнары да табылыр?!

Рязанов Виктор Михайлович 1914 елда Мөслим районы Шуган авылында туып-үскән. Фронтка Хабаровск шәһәр хәрби комиссариатыннан чакырыла. В. Рязанов – 125 танкка каршы артиллерия полкының 41нче танкка каршы артиллерия бригадасы лейтенанты. 1945 елның апрелендә Польшаның Познань шәһәрендә һәлак була. 1945нче елның 29 мартында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Әлеге белешмәләр РФ Оборона министрлыгының Үзәк Архивыннан һәм “Память народа” РФ Оборона министрлыгы сайтыннан алынган (ЦАМО, 33 фонд, 686196 опись, ед.хр. 1968, 30-31 битләр). 

Виктор Рязановның бүләкләү кәгазендә аның сугышчан батырлыгын кыскача бәян итү бар.

“6 февраль көнне Зегже (Позни шәһәре яны) өчен барган каты сугышларда Виктор Рязанов киңлеге 800 метрдан да артмаган тар бугаз эчендә туктаусыз пулялар атылган вакытта фланглардан аны каплап торучы ике форт арасыннан дошман ягындагы 122 миллиметрлы пушканы тартып чыгара. Ләкин орудиене урнаштырырга кушылган урыннан немецлар урнашкан йортларга турыдан-туры ата башлау мөмкин түгел. Агачлар һәм әле яңа гына 820нче укчы полкның 1нче батальон автоматчылары урнашкан ике катлы биналар комачаулый иде. Шуннан соң Рязанов, расчет белән үзе карар кабул итеп, җәяүле гаскәр ярдәме белән үзенең орудиесен әлеге бинаның алдына – почмакка алып килеп урнаштырды һәм 100 метрдан да ерак булмаган арадан туры төзәп, бер катлы таш бинаны җимерде. Дошманның бөтен урамны утка тоткан һәм безнең җәяүле гаскәрләргә башларын да күтәрергә ирек бирмәгән 

2 пулеметын юк итте. Нәтиҗәдә ул безнең җәяүле гаскәрләргә алга барырга ярдәм итте. Хәзер инде аларга почмактагы таш стена белән әйләндереп алынган йорт киртә булып тора иде. Немецлар аның артына качып, урамны тулысынча утка тоттылар, өйгә якын килү мөмкин булмады. Шул чагында иптәш Рязанов үзенең пушкасын алга чыгарды һәм, каршыдагы йорт почмагына яшеренде, туры төзәп стенада зур тишек ясады. Аннан соң берничә снаряд белән атып йорт чормасының тәрәзәсе янында урнашкан пулеметчыны юк итте. Немецлар “фауст”лардан атып, пушкадан атучыларны пулялар яңгырына күмделәр, әмма иптәш Рязанов үз-үзен аямыйча сугышты. Ул коралны нәкъ тиешле ноктага юнәлтте, хәтта дошманның контрһөҗүмгә күчәргә җыенган иң куркыныч вакытында да артка чигенмәде. Үзенең коралы һәм гранаталар белән атып, коралны алырга омтылган дошманны туктатты. Дошманның контрһөҗүме сугышчыларын канга батырды, сугыш кырында йөзгә якын мәет ятып калды. Шуның артыннан ук, дошман каршылыгын юк итеп, безнең җәяүле гаскәрләр әлеге йорттан немецларны куып чыгардылар, аннары бөтен кварталны азат иттеләр. Әлеге бәрелештә хәлиткеч рольне Рязанов пушкасы уйнады. Шулай итеп, парторг, орудие командиры Рязанов үзенең хәрби бурычын үтәде. Үлемнән курыкмыйча, ул бу көнне дошман яшеренгән 

4 таш йортны җимерде, 5 пулеметны һәм йөзгә якын немец содатын һәм офицерын юк итте. Аның 122 миллиметрлы пушкасы, штурм коралы буларак, өйдән-өйгә хәрәкәт итеп, җәяүле гаскәрләр өчен юл ачты. Рязанов үзен чын герой итеп танытты һәм Дәүләт бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуын исбатлады,” – диелә язмада.

Бөек Ватан сугышы чорында мондый очраклар аз булмаган. Әмма без алар хакында бүген генә беләбез. Михаил Черепановка якташларыбызның бөек батырлыклары серен ачканы өчен хөрмәтебезне җиткерәбез. 

Равил Тимкин, туган якны өйрәнү музее хезмәткәре.

Римма Афзалова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев