Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Эзлибез, эзләнәбез

Мөслим туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы белән бәйле материалларны эзләү һәм өйрәнү буенча эш дәвам итә.

Мөслим туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы белән бәйле материалларны эзләү һәм өйрәнү буенча эш дәвам итә. 

Музей хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән бәйле материалларны эзләү һәм аларны электрон рәвештә архивацияләү буенча актив эш алып бара. Әлеге эштә Татарстан Республикасының “Хәрби Дан клубы” патриотик тәрбия һәм эзләнү эшенә ярдәм итүче ассоциация рәисе Черепанов Михаил Валерьевич зур өлеш кертә. 

Ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орденнар гына алган, СССРның төрле төбәкләреннән булган 7 мең кызыл-армияче һәм офицерның исемнәрен барлады. 453 кызылармияче-мөселман ачыкланган, алар арасында 200 татар да бар. Аларның күбесе бу зур бүләккә үлгәннән соң тәкъдим ителгән, шуңа күрә аларның батырлыгы турында туган илләрендә дә, гаиләләрендә дә белмиләр. 

Безнең почтага Михаил Черепановтан хат килде. Әлеге хатта сүз Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән ике якташыбыз хакында бара. Аларга Дан һәм Кызыл Байрак орденнары гына бирелгән. 

Әлеге язмада без шушы геройларыбыз хакында сөйләргә телибез. Бәлки якташ-геройларыбызның туганнары да табылыр?!

Нурмөхәммәтов Әзһәр Нурмөхәммәт улы 1925 елда Мөслим районы Мөслим авылында дөньяга килгән. 1943 елда Мөслим районы хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылган. Ә. Нурмөхәммәтов – кече сержант, 54нче гвардия танк бригадасы укчысы. 1943нче елның 8 декабрендә Дан ордены белән бүләкләнгән. 1943 елның 31 декабрендә Житомир өлкәсенең Трояновск районы Сингура авылында һәлак булган. 

Әзһәр Нурмөхәммәтовның бүләкләү кәгазендә аның сугышчан батырлыгы хакында түбәндәге сүзләр язылган: “Подполковник Москальчуков командалыгындагы танкта десантчы буларак, Нурмөхәммәтов кыюлык, батырлык һәм куркусызлык үрнәге күрсәтеп, фашистларны юк итте. Дошман тылында сугышып, 7 кешелек десант төркеме 200гә якын немец солдатын, 30 автомашина һәм бронетранспортерны юк итте. Әлеге танк десанты беренчеләрдән булып Васильков шәһәренең көнчыгыш ягыннан дошман колоннасына бәреп кереп аны тар-мар итте, 6 автомашинаны һәм башка трофейларын кулга төшерде. Иптәш Нурмөхәммәтов Васильков шәһәрендә 9 немец солдатын юк итте һәм бер офицерны әсирлеккә алды. Батырлык, каһарманлык һәм кыюлык күрсәтүе өчен иптәш Нурмөхәммәтов Советлар Союзы Герое исеменә лаек,” – диелә. 

Бөек Ватан сугышы чорында мондый очраклар аз булмаган. Әмма без алар хакында бүген генә беләбез. Михаил Черепановка якташларыбызның бөек батырлыклары серен ачканы өчен хөрмәтебезне җиткерәбез. 

Равил Тимкин, туган якны өйрәнү музее хезмәткәре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев