Еласак та, елмайдык без!
Тыл ветераны Флүрә Кашапова балачак, яшьлек еллары турында шулай дип искә ала.
Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Районда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар калмады. Сугыш чорында тылда эшләгән хатын-кызлар һәм, сабый гына булуларына карамастан, җиңү таңын якынайтырга тырышкан сугыш чоры балаларының да саны кимеп бара.
Мөслим авылында яшәүче, озак еллар балаларга белем биргән укытучы Кашапова Флүрә Сәит кызы – тыл ветераны. 2025 елның беренче көнендә 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтсә дә, балачагын, авыр сугыш елларын бик яхшы хәтерли Флүрә апа.
– Мин Яшел Үзән районының Күгеш авылында туып үстем. Элек ул авыл Норлат районына керә иде (1964 елны районнарны берләштерү вакытында Норлатны Яшел Үзән районына куштылар). Касыйм абыем белән бик яшьли әтисез калдык. Әниебез безне ялгызы үстерде. Сугыш башланганда, миңа нибары 11 яшь иде. Сугыш башланып күп тә үтмәде 17 яшьлек абыемны сугышка алдылар. Ике ел узгач, абыемның һәлак булуы хакында хәбәр алдык, – дип искә ала ул вакытларны Флүрә Кашапова.
Флүрә апаның әнисе Хәдичә авылдагы азык комбинатында эшләгән. Флүрә күпчелек әби-бабасы янында көн үткәрә. Бабасы Габделгазиз бик тырыш кеше була. Колхозлаштыру вакытында аларның бар булган байлыкларын алалар. Шулай да Габделгазиз бирешми, тырыш хезмәт куеп, гаиләсен, оныкларын авыр ачлыктан коткарып кала.
– Әниемнең комбинатта эшләве дә ярдәм иткәндер, әби-бабам да бик тырышлар иде. Мин ачлык-ялангачлыкны башка иптәшләремә караганда җиңелрәк үткәрдем. Күршебездә Сара апалар бигрәк авыр яшәде. Ике кызы бар иде. Аларга нәрсә дә булса алып керергә тырыша идем. Аларны кызганып елаган вакытларым әле дә исемдә, – ди Флүрә апа, күз яшьләренә ирек биреп.
Күгеш авылы табигать байлыкларына ярлы, якын-тирәдә елгалар да, урманнар да булмый. “Мөслимгә килгәч, бу якларның бай, матур табигатенә гашыйк булдым. Урманнарга, елгаларга, яшел үзәннәргә шаккаттым”, – дип сөйли Флүрә Кашапова.
Җиңү көнен дә яхшы хәтерли Флүрә Кашапова. Ул көнне бүген дә күз яшьләрсез искә ала алмый тыл ветераны.
– Сугыш беткән елны миңа 15 яшь иде. Җиңү иртәсендә мәктәптә барыбызны да линейкага җыйдылар. Мин бик яхшы укыдым, шуңа Җиңү көне хакында сүз әйтергә куштылар. “Күгеш мәктәбенең иң яхшы укучысына сүз бирәбез”, – дип укучылар алдына чыгардылар. Шунда алда торган бер ир-атка күзем төште. Ул минем абыем белән бергә уйнап үскән егет иде. Аны күреп “Кашый” (аны шулай дип йөртәләр иде) дидем дә елап җибәрдем. Шул килеш, сүземне әйтә дә алмыйча, трибунадан йөгереп төштем дә өйгә чаптым. Өйдә елап кайтуыма борчылып, мине тынычландырырга тырышалар. Ә мин: “Кашый, Кашый”, – дип елыйм. Әзрәк тынычлангач кына аның сугыштан исән-сау кайтуын аңлата алдым, – дип искә ала Флүрә апа.
Сугыш чорында да, җиде классны тәмамлагач та колхозга эшкә йөри Флүрә. Кечкенә буйлы булса да, эшкә теше-тырнагы белән ябыша кыз. Төрле эшләр башкара Флүрә: урак ура, көлтә бәйли. Хәтта чалгы белән печән чабуда да осталыгын күрсәтә ул.
17 яшь тулгач, Казан педагогия училищесына юл тота Флүрә. Биредә дүрт ел укып, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеген ала. Укуын тәмамлагач, яшь белгечне юллама белән Буа районына җибәрәләр. Шушы чорда булачак тормыш иптәше – Мөслим егете Расих Кашапов белән таныша ул. 1950 елда гаилә корып, Мөслимгә килә Флүрә апа.
– Расих белән биш балага гомер бүләк иттек: өч кыз, ике малай үстердек. Шөкер, балаларым хезмәт сөючән, акыллы-тәртипле булып үстеләр. Өчесе югары белем алды. Гомерем буе Мөслимдә химия һәм биология укыттым. Бик күп укучыларым, минем юлымны дәвам итеп, укытучылар булдылар. Шөкер, балаларым да, укучыларым да йөземә кызыллык китермәделәр, – ди Флүрә Кашапова.
Бүгенге көндә мөгаллимә, тыл ветераны Флүрә Кашапова улы Айрат һәм килене Дилбәр тәрбиясендә яши. Урыны – йортның түрендә, балалары һәм оныкларының хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә ул.
– Бүгенге тормыштан канәгать булмаган кеше юктыр. Бигрәк матур һәм рәхәт яшибез бит! Йортлар нинди матур! Йорт эчендә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ашарга нәрсә генә юк! Мондый тормыштан зарланырга ярамый. Шушы матур, бәхетле көннәргә, тыныч тормышыбызга куанып, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. Яңадан сугышлар булмасын! Балаларга һәм оныкларга ачлык, ялангачлык һәм ятимлек ачысын күрергә язмасын! Балалар, бүгенге буын яшьләр тырыш булсыннар, хезмәтне сөйсеннәр! Хезмәт сөйгән кеше беркайчан да ач та, мескен дә булмый. Матур тормышның кадерен белеп яшәсеннәр, – дип матур теләкләр теләп, дога укый Флүрә апа.
Сугыш чорының шаһиты булган Флүрә Кашапова Бөек Җиңүнең сиксәненче язын каршы алырга әзерләнә. Хатирәләрен барлаучы тыл ветераны тыныч көннәрнең кадерен белеп, көннәрнең аяз һәм кояшлы булуын теләп гомер итә.
Фото – Кашаповларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев