Дусай авылында стела ачылды
Дусай авылында Бөек ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү максатында стела төзеделәр.
Баек авыл җирлегендәге кечкенә генә Дусай авылыннан Бөек Ватан сугышына 91 ир-егет китә. Шуларның 50се генә сугыш кырларыннан әйләнеп кайта. Стелага аларның барысының да исемнәре кертелгән.
Стела Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә ачылды. Чарада район җитәкчелеге дә катнашты.
– Тынычлык сагында торучыларның исемнәрен мәңгеләштерү бик мөһим. Безнең әби-бабайларыбыз – чын геройлар. Алар безнең өчен гомерләрен куркыныч астына куеп көрәшкән. Сугыштан соңгы чорда авылларда ир-егетләр бик аз булган. Исән-сау кайтканнарның да күбесе яраланган һәм авыру була. Без батырларыбыз белән горурланырга һәм аларның исемнәрен хәтердә сакларга тиешбез. Дусайда стеланы сафка бастыруда үзеннән өлеш керткән һәркемгә тирән рәхмәтемне җиткерәм. Бик кирәкле эш башкаргансыз! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 16 май санында укыгыз.
Рәмилә Сәләмова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев