Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Рәйсә Гобәйдуллина сугыш чорын искә төшерә

Мөслим авылында яшәүче Рәйсә Гобәйдуллина да район башлыгының котлауларын, күчтәнәчләрен кабул итте

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы юбилее якынлашкан көннәрдә алар республика һәм район җитәкчелегеннән котлаулар кабул итә. Район башлыгы Альберт Хуҗин Мөслимдә яшәүче тыл ветераннарын бәйрәм уңаеннан тәбрикләп, күчтәнәчләр тапшырып кайтты.

– “Җиңү көне – халкыбызның каһарманлыгы һәм рухи ныклыгы символы, һәрберебез өчен изге бәйрәм. Җиңүчеләр буынының тиңдәшсез батырлыгы, ватанпәрвәрлеге, корычтай нык ихтыяр көче һәммәбез өчен рухи-әхләкый маяк булып тора. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәт һәм иминлек телим”, диелгән котлауда, – дип, район башлыгы Рәйсә апага Республика Рәисенең котлау открыткасын тапшырды. 

Рәйсә Гобәйдуллина улы Илдар һәм килене Сирена тәрбиясендә гомер итә. 95 яшен тутыручы Рәйсә апаның хәтере яхшы. 

– Сугыш башланганда, миңа 10 яшь иде. Әткәебез сугышка киткәндә, кызамык белән авырый идем. Аңа: “Исән-имин кайт, әтием”, – дип кенә әйтә алдым. Укудан кайту белән әнкәй янына утауга ашыга идем. Киндер дә йолкыдым, көлтә дә биреп тордым. Шулай итеп, бик бәләкәй булсак та, авылны яшәтергә тырыштык. Шөкер, әткәебез сугыштан исән-сау кайтып, 16 ел яшәде. Соңрак, сугыш тәмамлангач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Ике ел укыгач, зоотехник белгечлеге алып авылга кайттым. Метрәй авылындагы инкубаторда зоотехник булып хезмәт куйдым. Инкубаторны япкач, райсоюзда эшләдем, район коры сөт заводында да хезмәт куйдым. Соңрак дәүләт иминиятләштерү оешмасына эшкә чакырдылар, анда лаеклы ялга чыкканчы эшләдем. Җитәкчеләр хезмәтемне һәрвакыт хөрмәт белән искә алдылар, рәхмәтләрен җиткерделәр, – дип сөйли Рәйсә апа. 

Ул район җитәкчелегенә ихластан рәхмәтен җиткерде.

Динар Нуретдинов фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев