Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте
Әткәем 1941 елда биш абыйсы белән сугышка киткән. Әнкәем энем һәм минем белән яшәп калган
Ул вакытта күргәннәр мәңге онытырлык түгел. Ул вакытта миңа – 5, энемә 2 яшь иде. Җәй көннәре бик җиңел үтә, кайда да йөрергә була. Кукы, кәҗә сакалы, җиләк ашарга мөмкин. Кыш көне бик авыр. Тәрәзәләр бозланып ката, ишек өстән бикле. Әнкәйләр төнлә генә кайта. Эштән салам алып кайтса – мичкә яга, алып кайта алмаса, салкында утырасың. Бер көнне энем егылып төште, идән суык. Ничек менгезергә? Минем аны күтәрергә көчем җитми, ә ул елый. Башта аны – ушага, аннан мич башына менгездем.
Кич, ишек ачылгач, сөенеп куясың. Тик ут яндырырга керосин юк, караңгы була иде. Ишек ачылу белән әнине, авыл советыннан килеп, заем язарга алып китәләр. Ул төнлә генә елап кайтып керә иде.
1942 елның гыйнварында ике култык таягында әткәем кайтып төште. Ул өйдә вакытта безгә иптәш булды. Март аенда аны тагын алып киттеләр.
Җәйнең матур бер көнендә, энемне җитәкләп, аланда сыер тизәкләре җыеп йөрим. Тизәк мичкә ягу өчен кирәк, чөнки утын юк. Авыл советы Муллахмәт абый әнкәем белән күрше Газизә апаны кәнсәгә алып киткәнен күрдем. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, күрше Кәшифә апага кердем. Аның белән артык әйберләрне җыеп, бәрәңге бакчасына аттык. Колхоз рәисе Латыйпов абый белән Муллахмәт абый, килеп, бөтен җирне актарып бетерделәр. Басудан 400 грамм арыш уып алганнар икән. Безнең өйдән шуны эзләгәннәр. Нәтиҗәдә ярмадан салынган 1 ипекәй табып, акт яза башладылар. Латыйпов абый: “Язма! Ике баласы бар, ире безнең өчен сугыша”, – диде. Шунда безнең сөенүләр!.. Читтән килгән кешеләр әзме-күпме җайлырак иде, үзебезнең авыл кешеләре бик әшәке булды. Үзебезгә ашарга бернәрсә дә юк, заем түлибез. Хөкүмәткә 40 килограмм ит, 100 йомырка, 5 килограмм йон тапшырырга кирәк! Ит агентлары бик әшәке булды, аш пешерә торган казанны да алып чыгып китәләр иде.
Безнең авылдан 6 километр ераклыкта урман бар иде. Без, ике-өч малай, бәләкәй арба белән урманга утынга барабыз. Корыган чикләвек чыбыклары җыеп, кайтырга чыктык. Авылга 1 километр кала урман каравылчысы килеп чыкты да утыннарны бушатты, арбаларны атына тагып алып китте. Ул арбаларны Пучы базарына сатарга алып барган, арбаны елый-елый шуннан алып кайттым. Бик авыр тормышта үстек.
1945 елның маенда сугыш бетте. Әткәй кайтты! Куллары яраланган булса да, без бик бәхетле идек!
1947 елда 1 класска укырга кердек. 26 бала идек. Безне Фәридә апа укытты. Ул киткәч, күрше Рәшидә апа белем бирде. 1953 елда, җидееллык мәктәпне тәмамлап, колхозда эшли башладым. Әсләхетдин белән халыктан талап алган бозауларны көттек. Эшләгән өчен безгә 50шәр килограмм арыш, көтү көтәргә бер ат бирделәр. Бозауларны көзен исәнсау тапшырдык. Аннан әткәй дә эшли башлады. Әткәй белән әнкәйгә ел буе эшләгәнгә 7 килограмм он бирделәр. Шулай яшәдек.
Җәй көне комбайннан ипи ташый идек. Бер көнне төшке ашка кайтканда, арба төбендә әзме-күпме бодай бар иде. Миңа каршы Акулов абый килә, ул Пучыда прокурор булып эшли иде (бурларны тоту өчен, колхозларга районнан уполномоченныйлар җибәрәләр иде). Атны туктатты да арбаны карый бу. “Бер ботка ашап булмас микән, дигән идем”, – дип, елап җибәрдем. “Бар, пешереп аша”, – диде. Аның сүзләреннән соң, сөенечтән тагын еладым. Тик ярманы ботка иткәнче бик күп көч куярга кирәк иде. Дүрт хуҗалыкка бер ярма ташы бар. Ул ишегалдындагы тирән базга көйләнгән. Берәү баздада ярма яра, икенче кеше урамда карап тора. Кеше килә башласа, базга хәбәр бирелә: ярудан туктарга кирәк. Сизсәләр, ярма ташын алып чыгып китәләр, үзеңне төрмәгә утырталар иде. Ярма яру ташын ясаган кешегә дә җәза бар. Шуңа бик сак булырга кирәк иде.
Яшьлегем бик авыр үтте. 30 ел фермада дуңгызлар карадым. Тормыш иптәшем Тәрҗимә дә терлекчелектә эшләде. 60 ел бергә гомер итеп, өч кыз үстердек. 8 оныгыбыз, 6 оныкчыгыбыз бар. Тәрҗимәм генә китеп барды. Үзем аякта әле. Сарыклар, тавыклар асрыйм. Яшелчәләр утыртам. 24 ел инде зиратны карап торам. Өч ел артыннан йөреп, зиратны тимер сетка белән булса да әйләндереп ала алдык. Шуларның рәхмәте яшәтәдер. Алдагы көннәрдә дә сәламәт булырга язсын!
Мөҗәһидан Мортазин. Исәнсеф авылы.
Фото – Мөҗәһидан Мортазинның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев