Безнең баштан бар да үтте...
94 яшьлек тыл ветераны Гаптеләхәт Абдуллин шулай ди.
Гаптеләхәт Абдуллин – тыл ветераны. Мәлләтамак авылында гомер итүче райондашыбызга 94 яшьне биреп булмый әле! Көр күңеле, шаян сүзләре астында михнәтле сугыш елларының газабы яшеренгәнен үзе генә белә ветеран!
– Безнең әткәй Габдулла бабам белән Мәрхәмә әби гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән. Әткәйнең хезмәт юлы бик иртә башлана, чөнки ул вакытта сугышка киткән ир-атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баскан. Бабайны сугышка алып киткәндә, әткәйнең өченче сыйныфта укыган вакыты була. Шуннан аларны басуга эшкә алып чыгып китәләр, алга таба укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмаган, – дип сөйләде улы Мәхмүт Абдуллин.
Авылда кызлар, картлар, балалар колхоз эшен җигелеп тарта. Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитәрлек булмый.
– Икмәкне фронтка озатырга кирәк, җитмәсә, корылык булып, бөтен илгә ачлык килде. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, черек бәрәңге ашап үстек. Бик күп авырлыклар күрсәк тә, җиңү өчен бөтен тырышлыкны куйдык, – ди Гаптеләхәт ага.
1951-1954 елларда Гаптеләхәт Украинада хезмәт итә. Өч кенә сыйныф белеме булса да, чит җирләрдә дә югалып калмый егет, армия хезмәтеннән әзме-күпме рус телендә аралашырга өйрәнеп кайта.
Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, авылга юл тота. Бөтен уе – әнисенә авылдагы авыр тормыш йөген тартуда ярдәм итү. Солдат егетне бишкуллап колхозга ат караучы итеп эшкә алалар. Үзе кебек үк ятим үскән кыз Хаҗәр белән гаилә корып җибәрә. Хәләле белән узган тормыш юлын бүген дә сагынып искә ала, күңеленең яшерен түрендә Хаҗәре белән бәйле истәлекләрне саклый.
– Хаҗәрем дә Мәлләтамак авылы кызы иде, урыннары оҗмахта булсын! Аның да балачагы һәм үсмер еллары замананың иң дәһшәтле чагына – Бөек Ватан сугышы елларына туры килде. Әниләре 36 яшендә, төпчекләрен тапканда өзлегеп, шуннан мантый алмыйча, 1940 елда өч баласын калдырып, якты дөнья белән хушлаша. Әнисеннән Хаҗәр 8 яшьлек кызчык булып кала.Энесенә дә, 13 яшьлек апасына да терәк була ул. Әнисе үлеп бер ел үтүгә, әтисен дә сугышка алып китәләр, ул да сугышта хәбәрсез югала. “Балалар, еламагыз, мин хәзер сезгә тәмле әйберләр алып кайтам”, – дип атка утырып китүен яшәгән дәвердә гел-гел искә ала иде Хаҗәрем. Бер-бер артлы газизләрен югалткан балага үги әни белән үсәргә туры килә. Тик әтисе исәндер дигән уй, билгесезлек, өмет чаткысы булып, җаннарын җылытып, гомер буе әтисен көтеп яшәргә дучар итә үзен, – дип сөйләде Габтеләхәт ага.
Авырлыкларны нәфис җилкәләрендә күтәргән егет-кызлар бүген инде чал чәчле, маңгайларына тирән буразналар сызылган ак яулыклы, чигүле түбәтәйле әби-бабайлар. Үсмер чорларын искә алганда, Гаптеләхәт аганың күзен яшь элпәсе каплый. Йөрәк түренә җыелган истәлекләрен барларга, иксез-чиксез уйлары белән уртаклашырга ярый әле янәшәсендә якыннары бар!
– Әбием дә, бабам да – тыл ветераннары. Без – бәхетле балалар! Горурланырлык тормыш юлы үткән, авырлыклар алдында сынмаган геройларның янәшәсендә яшәвебез белән куанабыз. Әбекәй дә, бабакай да – тыл ветераннары. Әбиебез 2021 елның ямьле июль аенда 90 яшен тутырды да шул ук айда бакыйлыкка күчте. Бик сагынабыз үзен. Кечкенәрәк чакта сугыш чоры вакыйгаларын сөйләгәннәрен бик игътибар белән тыңлап утырырга ярата идек. Әбиебезнең үзе кебек үк ятим ике буртуганы белән сукыр әбисе Бәдрикамал карчыкта калып тәрбияләнүе – үзе бер могҗиза! Сугышның сары сагышы әтисезләр йөзендә дип белми әйтмәгән борынгылар. Балалар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туган мизгелдән үк тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскәннәр, – ди оныгы Ландыш Бәшәрова.
Ул вакытта бик күп балалар шушы сугыш аркасында ятим кала. ”Әти” дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән белән кәлҗемә ашап үскән буын сугыш елларыннан соң да колхозда хезмәт куя. Тыл һәм хезмәт ветераннары Габтеләхәт ага белән Хаҗәр апаның икесенең дә исемнәре эшләү дәверендә Мактау тактасында тора.
Гаптеләхәт абый гомер буе терлекчелектә хезмәт куя. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр авыл көтүен көтеп, үз көчләре белән алты почмаклы йорт салып керәләр. Ике малай үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Оныклар тәрбияләүдә төп ярдәмче булган әби-бабай гомер буе мал-туар асрап, намус белән гомер кичергән.
– Безнең баштан бар да үтте. Инде без кичергән авырлыкларны, балалар, сез күрмәсәгез иде. Дөньялар тыныч булсын, бәндәләрнең каны коелмасын! Авырлыкларны күп күрсәк тә, михнәт-газапларны чүмечләп эчсәк тә, ятимлекне үз башыбыздан кичерсәк тә, алгы көнгә ышаныч белән яшәдек, – ди тыл ветераны.
Бүгенге көндә Габтеләхәт ага Мәлләтамак авылында улы Мәхмүт белән кызы Рәсилә тәрбиясендә яши.
– Моннан 35 ел элек шушы авылга килен булып төшкән идем. Әткәй белән әнкәй һәрвакыт төпле киңәшләре белән ярдәм итте. Сугыш газапларын кичкән, кечкенәдән сынауларга дучар ителеп тә, күңел көрлеген, рух-максатны югалтмыйча яшәгән каенанам белән каенатама хөрмәтем һәрвакыт зур булды. Тыл ветераннары – аяксыз тарих алар. Бу тарихны һәркем белергә тиеш! – диде Рәсилә Абдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев