Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңүнең 80 еллыгына

Бәхетле картлыкта яши

Баланлы авылында гомер итүче Фәния Шәмсетдинова – сугыш чоры баласы.

Бөек Ватан сугышы башланып, әтисен сугышка алып киткәндә, Фәниягә 6 яшь тә тулып өлгермәгән була. Өч баласын кочак-лап калган әниләре көн дә фронттан хәбәр көтә.

– Әткәй, соңгы мәртәбә безне сөеп, йорт ишеген япканда артына каерылып карады да шул китүдән яңадан әйләнеп кайтмады. Әни итәгендә өч бала калдык – мин, өч яшьлек сеңлем Мәдинә, дүрт айлык энем Сәүбән. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә булса да, әнкәй гомер буе әткәйне кайтып керер дип көтеп яшәде. Әнкәй – Хубҗамал – бик тырыш, батырып эшли торган кеше иде. Авылда үзен бик яраттылар, хөрмәт иттеләр. Әнкәй Чия Түбә авылы колхозында атлар карады. Ул вакытта Чия Түбә авылы Баланлы белән бергә түгел, аерым хуҗалык булып яшәде. Ачлыктан гаҗиз булган атлар, бичаракайлар, аякларына да баса алмыйлар иде. Әнкәй шуларны күтәреп торгызыр иде, бик “боевой” кеше иде, – дип искә ала Фәния апа.

Әнисе тырышып эшләгәч, балалар кәлҗәмә ашамый, әз булса да ипекәй эләгә үзләренә. Он тарттырып, күпмедер он да бирә торган булганнар.

– Мин – Чия Түбә авылы кызы. Укырга Баланлы мәктәбенә төшә идек. Сыйныфташларның кулындагы кәлҗәмәгә кызыгып, кулдагы көлчәне шул кәлҗәмәгә алыштырып ашап караганым бүген дә истә. Ипекәй ашадык дигәч тә, аны “бүле” ашау булмады инде. Ачтан үлмәслек итеп җиткереп барды әнкәй. Сугыш вакытында зур апа-абыйларга ияреп утын да кистек. Сугыш вакытында утынга кытлык. Йортны ничек тә җылытырга кирәк, ә ягарга утын юк. Урманга җыелышып ботак-санак җыярга бара идек. “Уфалла” арбасына күпме генә сыйгандыр инде ул?! Анда да усал урманчының күзенә чалынсаң, җыелган ботакларыңны бушаттыра иде дә буш арба өстерәп өйгә кайтып китә идек. Ачлыктан саклар дип, җиләк-җимешкә йөрдек. Чия Түбә урманнары гөмбәгә, җиләккә бай булды, – дип сөйли Фәния апа.

Баланлы мәктәбендә җиде сыйныф белем алгач, Фәния апа хезмәт юлын “Баланлы” совхозында дәвам итә, тракторда прицепчы булып эшли. 

– Әткәй дә, әнкәй дә дә гомер буе колхоз эшендә булдылар, икесе дә – терлекчеләр, хезмәт ветераннары. Без биш балага дөрес тәрбия, белем бирделәр. Әнкәй сугыштан соңгы елларда поезд белән урман кисәргә баруларын, авыр хезмәттә хатын-кызларның намус белән эш-ләүләрен, барын – бергә, югын уртак итеп яшәүләрен гел искә ала. Әткәй бик көчле рухлы, бер эштән дә куркып тормый торган кеше иде, мәрхүмкәем. 1985нче елны, “Михайловка” совхозын мал табибы Мәхмүт Әхмәтов җитәкләгән чорда, әткәй фермер да булды, 40 баш үгез үстереп сатты. “Салихҗан кебек көчле, үҗәт кеше яңадан булмас” дип әйтәләр иде авылдашлары әткәй турында. Инде Аллаһ әниебезгә җан тынычлыгы, бәрәкәтле гомер насыйп итсен иде! – ди Мөслимдә гомер итүче улы Галимҗан Шәмсетдинов.

Лаеклы ялга чыкканчы, Фәния апа терлекче булып хезмәт куя. Бозаулар, сарыклар карый, сыер сава.

– Әни өчен иң мөһиме – балаларның исән-сау, сәламәт һәм бәхетле булулары. Тормыш иптәшем белән, исем кеше язмышын билгели дип, балаларга мәгънәле исемнәр куштык – Галимҗан, Гөлфия, Рөстәм, Әлфия, Рәүф. Берсе дә йөзгә кызыллык китермәде. Унынчы дистәне ваклыйм, шөкер, һәркайсы үз тормышы белән яши, ун оныгым, дистәдән артык оныкчыгым бар. Сугыш елларын искә аласы килмәсә дә, алар күңел түрендә тирән бер яра булып уелган. Дәһшәтле елларны яңадан күрергә язмасын! Илләребез тынычлансын да, бүген махсус хәрби операциядә булган егетләргә якыннары янына тизрәк әйләнеп кайтырга язсын! Аллаһыма биргәненә мең шөкер! Сугыш урлаган балачагым өчен ул миңа бәхетле картлык бирде! – ди, сөенеп, Фәния апа.

Фото – Ф. Шәмсетдинованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев