Әтиебезне искә алып
Сугыш ветераны Нурмехәмәт Шәймөхәмәтовның кулъязмасына таянып әзерләнде.
Әтиебез Нурмехәмәт Шәймөхәмәтов Олы Чакмак авылында дөньяга килеп, гомеренең соңгы көненә кадәр туган авылында яшәгән сугыш һәм хезмәт ветераны, II төркем сугыш инвалиды. Районда ветераннар өчен оештырылган чаралардан, митинг-парадлардан әтиебез бик шатланып кайта иде.
23 ел элек ул безнең арабыздан китте. Әтиебез вафат булганга 20 елдан артык вакыт узса да, безнең гаилә өчен (без гаиләдә 5 бала үстек) Җиңү көне – иң кадерле һәм тантаналы бәйрәмнәрнең берсе. Авыл җирендә язгы чорда эш һәрвакыт күп, әмма әтиебез безгә: “Бу – бәйрәм көн”, – дип, 9 майда эшләргә рөхсәт итми иде. Яшьли сугыш афәтен кичергән кешегә, чыннан да, Җиңү көне бик кадерле булгандыр.
Җиңү бәйрәменә без гаиләләребез белән әти, әнкәй янына җыела идек. Хәзер дә кайтабыз, ләкин инде зиратка – әти-әниебезгә баш ияргә, дога кылырга. Бу матур традицияне балаларыбыз да кадерләп саклый.
2025нче елның 10 мартында әтиебезгә 100 яшь тулган булыр иде... Рамазан аенда авылыбыз мәчетендә Фазыл хәзрәт һәм авылдашларыбыз белән әти рухына дога кылынды. Без әтиебезгә, авылдашларыбызга, Фазыл хәзрәткә бик рәхмәтле. Әтиебезнең рухы шат булсын.
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Нурмехәмәт Шәймөхәмәтов истәлекләре
Мин, Нурмехәмәт Шәймөхәмәтов, 1925нче елның 10 мартында Мөслим рай-онының Олы Чакмак авылында гаиләдә беренче бала булып туганмын. Без гаиләдә 6 бала үстек.
1933 елны 1 класска укырга кердем. Ул вакытта Олы Чакмак авылында җидееллык мәктәп иде. 1941 елны 7 классны тәмамладым. Шул ук елның июнь-июль айларында мәктәп директоры Рабига апа Нуретдинова җитәкчелегендә яшьтәшләрем белән мәктәпне җылыту өчен утын әзерләүдә катнаштым. Рабига апа лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укытты. Безнең биш балабызга да ул белем бирде.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлану белән авылдагы ир-атларны сугышка алдылар, колхоз эше хатын-кызлар һәм балигъ булмаган балалар җилкәсенә калды. Август-октябрь айларында икмәк урып-җыю, сабан сөрү, арыш чәчү эшләрендә катнаштым.
Әле дә хәтеремдә: 1941 елның декабрендә, салкын көннәренең берсендә, Бөгелмә тимер юл вокзалыннан ат белән Ленинград шәһәреннән эвакуацияләнгән балаларны авылга алып кайттым. Сабыйларны авылыбызның балалар бакчасына урнаштырдылар. Авыл халкы бердәм булып, Ленинградтан килгән сабыйларга ашамлык, кием-салым белән ярдәм итте.
1943 елның гыйнварына кадәр колхозда көнне төнгә ялгап эшләдек.
1943 елның 9 гыйнварында сугышка киттем. Без, 1925 елгы егетләр, Киров өлкәсенең Сосновка хәрби лагеренда 71нче запасной полкта җиде ай әзерлек курслары үттек. 1943 елның август азагында безне, әзерлек курслары тәмамлаган яшь солдатларны, фронтка җибәрделәр. 71нче запасной полкта Мөслим, Сарман, Баулы районнарыннан егетләр бар иде. Поезд белән Воронежга кадәр килдек. Безне шушы станциядә үк хәрби өлешләргә бүлделәр. Мин 276 ГВ с/н 92 с/д хәрби бүлеккә – Ногман Хафизов взводына эләктем. Ул минем якташым – Мөслим районы егете булып чыкты.
Без барасы юнәлеш икенче Украина фронты, диделәр. Воронеж аркылы яшерен юл белән фронт сызыгына кадәр җәяү атларга туры килде. Воронеж – Харьков – Запорожье – Кривой Рог шәһәрләрен узып, Днепр елгасына килеп җиттек.
1943 елның сентябрендә без ут эченә кердек. Днепр елгасы өчен барган бик күп югалтулар китергән канлы сугыш иде ул. 1943нче елның 29 ноябрендә авыр яраланып, 1944 елның мартына кадәр дүрт ай 3983нче эвакуацион госпитальдә дәваландым. 1944нче елның 11 мартында, 19 яшемдә II төркем инвалид булып, туган авылыма кайттым. Өч көн ял иткәннән соң колхозда эшли башладым. Яз көне чәчү чәчтем, урып җыю вакытында урак урдым. Кышка кергәч, пар ат белән Яр Чаллы элеваторына икмәк ташыдым.
Районга комбайннар кайта башлагач, 1951 елда, Чаллыда механизаторлар әзерли торган 6 айлык курсларда укып, баш комбайнчы таныклыгы алып кайттым. Мөслим районының авыл хуҗалыгы машина-трактор станциясендә эшли башладым. Һәр елны план-йөкләмәләрне арттырып үтәдем, район һәм республика җитәкчеләре исеменнән Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр белән зурладылар.
1972 елда, Олы Чакмак авылына газ кертү башлангач, газовик булып эшли башладым. Шул ук вакытта җәйге чорда 34 ел комбайнда эшләдем. 1993 елга кадәр туган авылымда хезмәт куйдым.
P.S. 1995 елның ноябрендә “Авыл утлары” газетасында “Беркем дә онытылмый” исеме астында сугышта һәлак булган рай-
ондашлар исемлеге чыкты. Анда: “Тегермәнлек авылыннан Ногман Хафизов турында бернинди мәгълүмат та юк”, – дип язылган иде.
Ногман Хафизов сугышка кадәр Комсомольск-на-Амуре шәһәрен төзергә китә, шуннан армиягә алына. Саратовта командирлар әзерли торган курсларда укый. Сталинград сугышында катнаша һәм батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. 1943 елның ноябрендә взвод командиры, кече лейтенант Ногман Хафизов каты бәрелешләрнең берсендә каһарманнарча һәлак була.
Кызганыч, миңа аның каберенә туфрак салырга туры килмәде, аралар ерак иде. Сугыштан кайткач, мин аның туган авылы Тегермәнлеккә барып, әти-әнисе белән очрашып сөйләштем.
Искәрмә. Әтием Бөек Ватан сугышында катнашканы һәм лаеклы хезмәте өчен бик күп медальләр, “Бөек Ватан сугышы ордены”, юбилей медальләре белән буләкләнде.
Әнием Гөлчирә Дәүләтова – тыл һәм хезмәт ветераны. Ул тумышы белән Тойгелде авылыннан. 1943-1944 елларда әниебез, 14-15 яшьлек үсмер кыз, Казан хәрби заводында эшләгән. Озак еллар балалар бакчасында хезмәт куйды. Әниебез – “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны”, “Казанның 1000 еллыгы” медальләре иясе.
Сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына мәңгелек дан! Аларның батырлыгын онытмырга хакыбыз юк.
Зөләйха Шәймехәмәтова. Яр Чаллы шәһәре.
ФОТО – ШӘЙМӨХӘМӘТОВЛАРНЫҢ ГАИЛӘ АРХИВЫННАН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев