Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңү язы

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Җиңү көне белән котлады

Владимир Путин шулай ук Рөстәм Миңнехановка «уңышлар һәм иң изге теләкләр» җиткергән

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлады.

«Без бу изге бәйрәмне һәрвакыт рәхимсез дошманга буйсынмаган, нацизмны җимергән, Ватанны саклап калган, бөтен дөньяны коткарган ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы өчен горурлык хисе белән билгеләп үтәбез. Аларның ныклыгы, рух көче һәм хак эшкә ышанычы безнең өчен Ватанга карата ихлас мәхәббәтнең, аның язмышына шәхси өлеш кертүнең мәңгелек үрнәге булып торачак», – дигән ышанычын белдергән Путин.

Владимир Путин шулай ук Рөстәм Миңнехановка «уңышлар һәм иң изге теләкләр» җиткергән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев