Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җиңү язы

Сугыш чоры баласы

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары.

Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын". 

Әнкәем Гаянова Мәгъдәния Әхмәтгаян кызы да сугыш чоры баласы.Ул 1936 нчы елның 16 нчы октябрендә Мөслим районы Татар Бүләре авылында туган(2020 елның 11 нче ноябрендә вафат булды). Әтисе Искәндәров Әхмәтгаян колхозчы, совет властена кадәр Актаныш районы Чуракай авылы мәдрәсәсендә дини белем алган , шуңа авылда мулла булып та йөргән. Урта хәлле булганнар, сыер тотканнар. 1939 нчы елда үз сыерларын суеп сатканга "спекулянт" тамгасы тагып төрмәгә җибәрәләр, әбекәйне 2 баласы белән өеннән куып чыгаралар, бик кечкенә өй бирәләр. Шул китүдән бабыкай 1946 нчы елның декабрь аенда гына кайта. Сугыш башлангач аны төрмәдән сугышка җибәрәләр, сугышның барлык авырлыгын күреп, Япониядә дә булып иң соңыннан, 1946 нчы елның декабрь аенда, кайта. 

Сугыш башланганда әнкәйгә 4 кенә яшь була, ә абыйсы Искәндәров Муллагаянга 11 яшь. 

Сугыш елларында колхоздагы авыр эшләрне балаларга да эшләргә туры килә. Әнкәй абыйсының малларны ашату өчен ашлык басуы 

кырыйларыннан урак, чалгы һәм кул арбалары белән печәнгә яраклы яшеллек җыюларын искә ала иде. Ачы кукы, чыпчык кузгалагы, башак уып ашаганнар, аны әбекәй белән әнкәйгә дә алып кайткан. Уфалла арбасы белән печән ташу, урманнан утын алып кайтулар аңа яхшы таныш, абыйсына ияреп әнкәй дә барган. Тауга этеп меңгерүләр, таудан тыя алмыйча арба алдыннан йөгерүләр балачак мизгеленең бер өлеше генә. 

Бөтен авырлык әбекәй, Искәндәрова Бәдрикамал, җилкәсенә төшә. Сугыш елларында тавыклар карый ул, әз булса да күкәй, ит зләгә. "Без шуңа гына исән калганбыздыр ",- дия иде әнкәй. 

7-8 яшьтән әнкәйгә дә эшкә әйтә башлыйлар. Бәләкәй генә килеш ындыр табагында ашлык иләүләре, яфрак җыюлар, яшелчә бакчасында чүп утау, сарык көтүе көтү, су ташу, өлкәннәр белән ашлыкка барулар үзәгенә үтеп калган. 

- Әткәй хатларны күп язды, берсе килмәсә, берсе килер, дип язган ул аларны. Ут эчендә, окопларда язылган солдат хатларының никадәр кадерле булуын белеп үстек. Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының номеры куелган штемпель сугылган хатлар әле дә күз алдында тора. Әллә ничә төрле карандаш, әллә ничә төрле кара белән язылган иде алар. Шул хатларны кулдан-кулга йөртеп, әллә ничә тапкыр укып чыга идек. Хатларның кайсын гына алсак та ул җиңүгә ышаныч белән язылган иде. 

Авырлыкларга карамастан, әткәй җылы сүзләр табып безне һәрвакыт җиңүнең киләсенә ышандырды. Хатларында үзенең сугышчан иптәшләре хакында да язды. “Сугышта тәмәкене солдатлар үзләренә ашарга биргән паекка алыштыралар, тартмауның һүм эчмәүнең файдасы тиде”,– дип язган ул бер хатында. Бабыкай дини булгач тәмәке тартмаган, эчмәгән. 

- Көннәребез яз җитүен көтеп үтә иде, кыш айлары бик озак барган кебек тоелды. Яз көне җир ачыла, кар эри бит. Басудан сөенә-сөенә черек бәрәңге ташый торган идек, аны тапсаң зур бәхет инде. Аннан соң калган башак башлары эзли торган идек, әнкәй аларны ашка салып пешерде. Җәй җиткәч ачлыктан кычыткан, балтырган коткарып калды. Алабута орлыгыннан пешкән ипи шулкадәр ачы була иде, тәме авызда әле дә саклана кебек. Барлык хатирәләр искә төшә дә: “Әй, Аллаһым нинди көндә яшәгәнбез. Ничек түзгәнбез, каян сабырлыклар алганбыз?” - дим, дип ачынып күз яшьләре белән сөйли иде әнкәй. 

Кыш көннәрендә өч хуҗалык – әбекәйнең сеңлесе Шәмсесорур, килене Фәрхикамал апалар белән бер өйдә торганнар. Сыер тизәген киптереп ягып өйне җылытканнар. Өйнең түбәсендәге саламнар да ягылып беткән. 

Кичләрен, өйдә лампа яндырыр алдыннан, тәрәзәләрне томалап куйганнар. Юынырга сабыннары булмаган, авылда берничә кара мунча гына булган. Кешеләрнең тәнен бет, корчаңгы, күзләрен трахома баскан. Күпләрнең өйләренә таракан, борча, кандала тулган. Әбекәй утын, салам көленә су салып тондырган, аннан соң ләгәнгә утыртып әнкәйләрне юындырган. 

Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда күргәннәрен

әнкәй төгәл хәтерли иде, еллары, көннәрен ялгышмый атап сөйли, күңелендә сакланып калганны тагын бер кат яңарта - безгә, бездән соң килүче буынга гыйбрәт һәм сабак өчен. Бүгенге матур тормыш өчен ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Аларның батыр хезмәтен беркем дә онытырга тиеш түгел. 

 

Яшәү авыр дибез кайчагында, 

Зарланабыз шушы тормыштан. 

Авыр түгел яши белгәннәргә, 

Тик булмасын гына сугышлар! 

 

Матур яшәү өчен барсы да бар. 

Авыр дибез, сәбәп эзлибез. 

Авырлыкның ничек икәнлеген, 

Шөкер итик, әле белмибез. 

 

Өстәлебез тулы сый - нигъмәттән. 

Ризык тулы һәрбер табында. 

Нәрсә киим дисәң - шунысы бар, 

Ни җитми соң безгә тагын да?! 

 

Әйе, була кайчак авырлыклар, 

Кайгылары кыса сулышны. 

Аерым кайгыларга түзеп була, 

Тик булмасын гына сугышлар! 

 

Йокылардан куркып уянмыйбыз, 

Шөкер итик, тыныч төнебез! 

Бәйрәм итеп, аралашып үтә, 

Гомеребез, һәрбер көнебез ! 

 

Яшик әле, дуслар, зарланмыйча, 

Өзелмәсен сулар сулышлар! 

Шөкер итеп яшик булганына, 

Тик булмасын гына сугышлар ! 

 

Салихова Гөлнур.

 

#МинемГеройМинемГаилә

#МойГеройМояСемья

#хәтермәңгелек

#Җиңүкөне

#сгтәнкәй

#сгтәнкәйнесагынып

Фотода әнкәй сул яктан беренче.

1953нче ел, 17 яшендә урман кисәргә җибәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев