Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җиңү язы

Минем герой. Минем гаилә

“ТАТМЕДИА” АҖ “Минем герой. Минем гаилә” акциясенә старт бирде. Икенче ел уздырылучы акция Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызның батырлыгы турында сөйли. #МойГеройМояСемья һәм #МинемГеройМинемГаилә хештеглары белән сез дә социаль челтәрләрдә бабаларыгыз турында яза аласыз.

Илебез азатлыгы өчен башын салган каһарманнарны онытырга хакыбыз юк!

Бабам Гариф Сәлимов 1938 елда Совет Армиясе сафларына алына һәм 1942 елда, хәрби кадрлар әзерләү курсларын үткәч, сугышка керә. 165нче укчылар дивизиясенең 751нче укчылар полкында хезмәт итә ул.
1943 елның августында исемсез биеклекне алганда бабам каты яралана һәм үзе белән бергә хезмәт иткән татар егете ярдәме белән исән кала. Үлеләр арасында табылмагач: “Ул исән булырга тиеш!” – дип якташы аны эзләп китә. Снаряд шартлау нәтиҗәсендә бабам җир астында күмелеп кала. Иптәшләре аны тапканда 25 яшьлек егетнең чәчләре ап-ак була!
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен лейтенант Гариф Сәлимов 1945нче елның 4 маенда СССР Югары Советы Президиумы указы белән II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бүләк хуҗасын 20 ел үткәч – 1966 елда эзләп таба! Бу хакта район газетасында “20 елдан соң орден хуҗасын тапты” дигән мәкәлә дә басылып чыга. Ә I дәрәҗә Ватан сугышы орденын аңа 1985 елда тапшыралар.
Сугыштан соң бабам төрле тармакларда хезмәт куя. Военрук, авыл советы рәисе, 1954-1958 елларда КПСС райкомының Чулпан МТСы буенча партия инструкторы, “Госстрах” хезмәткәре булып эшли.
1997нче елның 10 маенда, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 52 ел тулган көннәрдә бабам арабыздан китте.
 

Римма Афзалова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья