Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңү язы

Яшьлегемне сагынмыйм

Олы Чакмак авылында гомер итүче Фаягөл Галимова – сугыш чоры баласы

Олы Чакмак авылында гомер итүче Фаягөл Галимова – сугыш чоры баласы. 

– Бөек Җиңүнең 80 еллыгын түземсезләнеп көтеп алдым. Хәзер генә бу бәйрәмне зурлап, барлык шартларына туры китереп билгеләп үтәләр. Сугыштан соңгы елларда бәйрәм кайгысы булмады. 50-60нчы елларда болай барабан кагуларын хәтерләмим. Җиңү көнен беренче тапкыр 1965 елны зурлап үткәрделәр. Безнең дәвергә ачлыгы да, ялангачлыгы да туры килде. Ул елларны искә алсам да, күңел тула, – ди Фаягөл апа.

Фаягөл апаның әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый. “24 яшемдә, килен булып төшкәч, беренче мәртәбә “әти” сүзен әйттем. Бик кадерле, тәмле сүз ул”, – ди Фаягөл апа.

– Безнең дәвердә әтисез үскән балалар күп булды. 7 сыйныфка кадәр мәктәптә 14 бала белем алдык, өчесенең генә әтиләре бар иде. Ии, кызыга идем әтиле кешеләргә! Әтиле кеше көчле, бәхетле иде шул! Әтиле канат ныклы була, дип белми әйтмәгәннәр. Үксез булсам да, бик тырышып укыдым. Укырга яраткангамы, алга таба һөнәремне дә шушы юнәлештә сайладым, авыл китапханәсендә эшләдем. 7 нче сыйныфны гел "5"ле билгеләренә генә тәмамлагач Мактау грамотасы белән бүләкләндем, аның бер башында Ленин сурәте булса, икенче башында Сталин иде. 1966 елда тормышка чыктым. Кайнатам – указлы мулла, кайнанам абыстай иде. Бик яхшы, укымышлы гаиләгә килен булып килдем. Вакыты шундый иде бит, партиягә дә, абыстай белән муллага да хезмәт итәргә туры килде, – ди Фаягөл апа.

“Ул чорда грамоталылыкның аксавы теңкәгә тиде”, – ди райондашыбыз. Фаягөл апаның исемен дә хаталы итеп язганнар. 

– Әтием Гариф исемле иде, фамилиябез – Төхбәтуллин. Авыл советында 7 сыйныф белеме булган Җәмилә апа эшли иде. Миңа исем кушканда: “Фаягөл исемен яза белмим”, – дип, Җәмилә апа исем графасына “Фаяза” дип язган. Әтиемнең исеменнән фамилия ясап, Галимова булганмын. Ә фамилиям әтиемнең исеменә әйләнгән! Шулай итеп мин документларда – Гарипова Фаяза Төхвәтулловна, авылдашларым өчен Галимова Фаягөл Гарифовна булып яшәдем. Кызык та, кызганыч та, – дип исем кушу тарихын искә алды сугыш чоры баласы.

Фаягөл апа авыл китапханәсендә озак еллар хезмәт куя. Татар һәм рус язучыларының әсәрләрен бик яхшы белә. Тормыштагы күренешләрне, вакыйгаларны да әсәрләр белән бәйләп карый. Янгын сүндерүче булып эшләгән әнисенең янгында исән калуын да үзе укыган китап геройларына охшата.

– Авылда бер елны янгыннар күп булды. Салам түбәле өйгә ут тиз каба инде ул, яна да китә. Авылдагы бер урам шуңа Янган дип атала иде. Берсендә, кышкы зәмһәрир салкын төндә әнине эшкә чакырып алдылар. Ул кайтмый да кайтмый, әби белән икәүләп тәрәзәдән тәрәзәгә йөрибез. “Исән генә булса ярар иде”, – дип, әби теләкләр тели. Бервакыт әни кайтып керде. Юешләнеп тәненә ябышкан киеме бозланып каткан, әбекәй белән көч-хәл салдырдык. Минем бәхетемә исән калган инде бәгырькәем, – дип, күз яшьләрен сөртте Фаягөл апа.

Язучы Фоат Садриев белән бер чорда укыган Фаягөл Галимова. 

– Рус Шуганга йөреп укыдык. Анда бару үзе бер маҗара иде. Русча белмәгән татар балалары өчен русларның сөйләшүе кызык тоелгандыр инде. Алар, безне күргәч, елмаялар иде. Мәктәпкә Ык буйлап ат юлыннан, астан йөрибез. Фоатның кара шинеле бар иде. Ул дастуин гәүдәле, төз атлый, туры бара. Без, вак-төяк малайлар, кызлар, адашмас, югалмас өчен, шул шинельгә ябышып барабыз. Күз ачкысыз бураннарны да, салкыннарны да шулай үткәрдек. Фоат Садриевка рәхмәтем зур: кыйбланы югалтмыйча, безне адаштырмыйча мәктәпкә йөртте, барысын да бергә кичердек, – ди Фаягөл апа. – Ачлык заманнар онытылмый. Кычыткан, кузгалак, балтырган, юа ашап үскән балалар без. Үлән пешекләргә казан астына ягу өчен тирес сугарга кирәк иде. Әнигә: “Себеркеле аш ашыйсым килми, токмачлы аш ашыйсым килә”, – дип елаганым әле дә хәтердә. Каян тапсын инде әнкәй башка ризык?! Бала күңеле шуны аңламаган шул.

Фаягөл апа күпләп газета-журналлар алдыра, дөнья яңалыклары белән кызыксына. Китаплар укырга ярата, рус язучыларының әсәрләрен яратып укый.

– Яшьлегемә кайтыр идем, дип җырлыйлар. Мин алай димим. Яшьлегем киемсез, ачлыкта үтте. Миңа бүгенге көн кадерле! – ди Фаягөл Галимова.
 

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев