Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Инфраструктура

“Урман иле” үзгәреш кичерә

Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балаларның ялын оештыру мөмкинлекләре киңәя.

“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балаларның ялын оештыру мөмкинлекләре киңәя. Быел лагерьда биш палатка урнаштырылачак, бу ял итүче балалар өчен өстәмә урыннар булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген тент өчен каркас конструкция урнаштырыла, нигез әзерләү эшләре төгәлләнеп бетте.

– “Урман иле” лагеренда балаларның җәйге ялы елдан ел яхшырак итеп оештырылып килә. Агымдагы елдан аермалы буларак, киләсе елда лагерьда 4 смена эшләр дип көтелә. Анда 280 бала ял итәр дип планлаштырабыз. Быел белән чагыштырганда, тагын 100 балага өстәмә урын булдырыла дигән сүз. Бүген территориядә төрле ремонт эшләре бара. Биредә балалар төрле һава шартларында актив рәвештә вакыт үткәрә һәм чараларда катнаша алачак, – диде ”Мизгел” яшьләр үзәге директоры Мансур Нәбиев. 

Балаларның ялын сыйфатлы итеп оештыру өчен җирлегебездә бик күп эшләр башкарыла. Лагерьда ял итү вакытны күңелле итеп үткәрү генү түгел, ә тәрбия бирү максатын да күздә тота.

– Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап балалар һәм аларның әти-әниләре лагерь территориясендә агачлар утыртты. Шушы нарат урманына аларның да өлешләре керде дигән сүз. Кызлар һәм малайларда кече яшьтән табигатькә сак караш формалашу да мөһим. “Форпост” үзәге яшьләр сәясәтендәге социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыру өчен төрле башлангычларда үзен сынап карый. “Проурман” проекты белән катнашып, 980 мең сумлык грант откан идек. Тәүлекнең караңгы вакытында һәм яңгырлы көннәрдә чаралар үткәрү өчен, “Урман иле” лагеренда махсус урын булдыру кирәклеген күптән уйлый идек. Август аенда әлеге грант кысаларында алынган тент конструкция лагерь территориясендә урнаштырылды. Монда фильмнар карарга, фиджитал уеннары уйнарга, мастер-класслар үткәрергә була. Татарстан республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы шушындый мөмкинлекләр биреп балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә сөендерде, – ди Мансур Нәбиев.

Быел Нарат Асты авылы янында урнашкан “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда өч сменада 56шар бала ял итте. Аларда берничә юнәлеш буенча тәрбия чаралары үткәрелде. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән – 15 бала, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы 30 бала “Урман иле” кочагында көч туплады. 

– “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балаларга төрле юнәлештә белем тупларга мөмкин. Лагерьда район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә еш булды. Иминлек темасының аеруча актуаль булуын исәпкә алып, юл хәрәкәте иминлеге темасына “Юл калейдоскобы” агитация-профилактика чаралары да оештырылды. “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнарындагы бүлек башлыгы Алсу Ситдыйкова белән бергә балалар өчен мавыктыргыч викторина үткәрделәр. Алсу Разиновна балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең аяныч нәтиҗәләре турында сөйләде, ТР территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйләп мисаллар китерде. Өйдә яткан бала күп нәрсәдән мәхрүм кала дип уйлыйм. Лагерь коллективлашу, аралашу, яңа белем күнекмәләре үзләштерү мөмкинлеге бирә. Биредә белем сәгате кысаларында төрле язучыларның тормышы һәм иҗатына тукталып, малайлар һәм кызларда матур әдәбият дөньясына да кызыксыну уятыла, – ди Мансур Нәбиев.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев