Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Инфраструктура

Төзелеш барда тормыш бар

Районыбызда төзелеш-ремонт эшләре дәвам итә.

Мөслим – Олы Чакмак юлында икенче кат асфальт җәелде. Бу эшне “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы егетләре башкарды. Бүгенге көндә биредә төзекләндерү эшләре бара: юл чите эшләнә, юл билгеләре куела, барьер киртә ясала. 

– Олы Чакмак юлындагы ремонт эшләрен халык күптән көтте. Егетләр 1 километр 600 метр арага ике кат асфальт түшәде. Яңа технология белән эшләнгән юл өслеге сыйфатлы һәм чыдам булсын дип тырышабыз. Бүгенге көндә өченче урау юлда асфальт өчен нигез әзерләү эше бара. Үрәзмәт белән Октябрь авыллары арасындагы 2 километр юлга да асфальт түшәләчәк, бүген анда әзерлек эшләре бара, – ди “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәев. 

Ык буен төзекләндерү бара. Бүгенге көндә туклану зонасында ремонт эшләре башкарыла. 

– “Кояшлы Ык” ял паркына керү өлешендә ремонт төгәлләнде. Кече амфитеатрда реконструкция бара. Амфитеатрдан беренче күпергә кадәр участокта яктырткычларны алыштыру күздә тотыла. Бу эш көзгә планлаштырылган, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Мөслим авылының Банк урамында җәяүлеләр кичүе эшләнде. Ясалма калкулык юлда су җыелудан да саклаячак.

Мөслим күперендә дә эш дәвам итә. “Урау юлның бер өлешенә вак таш җәелеп тигезләнде”, – ди район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев. Михайловка авылына керү өлешенә һәм Ленин урамына асфальт салынды. Мөслим авылындагы И. Маннанов урамына да асфальт җәелде. Иске Вәрәш авылына шулай ук асфальт юл салыныр дип көтелә. Әлеге өч объектка җәмгысе 50 миллион сум акча тотыла.

Мөслим авылында Өченче урамнан башлап өске урамнарга таба 200 метр арага тротуар салынды. Муниципаль юл фонды хисабына башкарылган эшкә 2 миллион сум акча җәлеп ителгән. Райондашларыбыз Тукай урамына да тротуар сорый. “Снежок” кафесына кадәр асфальт түшәсеннәр иде. Балалар мәктәпкә шушы юлдан йөри, гозеребезгә колак салсыннар иде, – ди әлеге урамда яшәүчеләр. Вахитов урамының бер якка хәрәкәт итүче өлешенә тротуар кирәклеге бәхәссез. Тик тротуар ясаган очракта урамда машиналар хәрәкәт итә алмаячак. Бу урында шоферлар аеруча игътибарлы булсын, зур тизлектә йөрмәсеннәр иде.

Фәридә Гайнетдинова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев