Су белән тәэмин итү һәм канализация – халкыбызның төп ихтыяҗларыннан берсе
Эшләрнең гомуми күләме 47 млн. сум тәшкил итә
Бүгенге көндә шәһәрләрдә һәм авылларда халыкны су белән тәэмин итү һәм канализация системасының нәтиҗәле эшчәнлеге мәсьәләләре иң актуаль темаларның берсе булып тора. Эчә торган сыйфатлы су һәм кимчелекләрсез эшләүче канализация системасын булдыру - халык сәламәтлеге һәм уңайлы тормыш өчен мөһим шарт булып тора.
Су челтәрләренең искерүе нәтиҗәсендә соңгы вакытта аварияләрнең ешаюы күзәтелә башлады. Тузган су линияләрен яңарту максатында бүгенге көндә Мөслим үзәгендәге җиде урамда су линияләрен яңарту эшләре старт алды. Эшләрнең гомуми күләме 47 млн. сум тәшкил итә. Төзекләндерү эшләренең төгәл һәм сыйфатлы башкарылуы - халыкны чиста су белән өзлексез тәэмин итүне һәм коммуналь инфраструктураның тотрыклы эшләвен тәэмин итәчәк.
Фото – Альберт Хуҗинның ВК социаль челтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев