Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Мөслим яшьләренә бүләк

Узган шимбәдә капиталь ремонттан соң “Мизгел” яшьләр үзәге ачылды.

“Мизгел” яшьләр үзәгендә ремонт февраль аенда башланды. Санаулы вакыт эчендә бина сүтеп җыелды дияргә була. Биредә җылылык, электр үткәргечләр, идән, түшәм, тәрәзә-ишекләр алыштырылды, вентиляция системасы ясалды, видеокүзәтү камералары урнаштырылды, фасад ремонтланды. “Яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт” программасы нигезендә ремонт ясалган бинага заманча җиһазлар алынды.

Бүген үзәктә күпфункцияле ике зал (зур һәм кечкенә) эшли. Зур зал концертлар, утырышлар үткәрү өчен җиһазланган, биредә зур экран да куелган. Кече зал яшьләргә адресланган. Биредә кино карарга, дискотекалар үткәрергә була.

“Мизгел” яшьләр үзәге төрле яшьтәгеләр белән эшли. Мәктәп укучыларына һөнәри ориентлашырга ярдәм итүне күздә тотып, үзәк хезмәткәрләре берничә юнәлештә проектлар тәкъдим итә. Шуларның берсе – визажист һөнәре белән бәйле. Грим студиясе шул максаттан ясалган.

Ризык әзерләү буенча мастер-класслар өчен кухня да һөнәри ориентлашырга ярдәм итә.

– “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Игелек уят” волонтерлар отряды эшли. Үзәк хезмәткәрләре, волонтерлар белән камыр ризыклары әзерләп, картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә илтә. Яшүсмерләрне ризык әзерләргә өйрәтәбез һәм шул ук вакытта игелекле эшләргә дә өндибез. Моңа кадәр ризыкны мәчеткә яки башка җиргә барып пешерә идек. Хәзер үзебездә мастер-класслар үткәрергә мөмкин: газ плитәсе дә, духовка да бар, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге директоры Зөлфия Фатыйхова.

Шулай да яшьләрнең иң яраткан урыны – киберзал, ягъни уен залы. Биредә берничә уен компьютеры, өч плейстейшн урнаштырылган. “Өйләрендә һәркайсы аерым телефоннан сөйләшеп утырганчы, үзәктә бергә җыелып аралашу мөмкинлеге тудырдык”, – диләр үзәктә.

Римма Афзалова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев