Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Күптән көтелгән сөенеч

Симәк авылы клубында капиталь ремонт бара.

Ремонт барышында бинаның түбәсе алыштырыла, фасады эшләнә. Вентиляция ясала. “Мәдәни мохит” федераль программасы кысаларында башкарылучы ремонт эшләрен “Таткоммунжилсервис” оешмасы башкара. 

Бүгенге көндә эшчеләр түбә ябу белән мәшгуль. Түбә технониколь белән җылытыла. 

– Түбә алыштыру белән беррәттән бина да тышлана. Бина махсус материал һәм изоспан белән җылытылып, керамогранит белән тышлана. Ремонт барышында су белән тәэмин итү, канализация, җылылык һәм электр системалары тулысынча алыштырылачак, пластик тәрәзәләр куелачак. Идәнгә яңа плитә җәелер, асылмалы, армстронг түшәм ясалыр, дип көтәбез. Сәхнә идәне агачтан эшләнәчәк, – ди Симәк авыл клубы директоры Динар Госманов.

Капиталь ремонттан соң мәдәният йорты бинасы күпфункцияле үзәк итеп үзгәртеләчәк. Биредә авыл җирлеге советы, ФАП, китапханә, почта бүлекчәсе дә эшләячәк.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 1 март санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев