Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

«Кояшлы Ык» һәм «Киләчәк» ял парклары Мөслимебезнең йөзек кашы булып тора

Бүген Ык буе тротуарлары янәдән яктыртылды

"Кояшлы Ык" һәм "Киләчәк" ял паркларының чисталыгын тәэмин итүдә җаваплы оешмалар гына түгел, район халкы да актив катнаша. Бу территория һәммәбезнең яраткан ял урынына әверелде, Мөслимебезнең йөзек кашы булып тора.

Район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә: "Территорияне саклау финанс чыгымнар да сорый, урыны белән такталарны, яктырткычларны алыштырырга кирәк. Быелгы язгы ташулар һәм ут линияләрен көйләгәндә технологияне үтәмәү аркасында ут линияләре тулысынча сафтан чыкты. Бүген Ык буе тротуарлары янәдән яктыртылды. Подрядчылар зур эш башкарды, хәзер мөслимлеләр һәм районыбыз кунаклары монда кичке якта да йөри алачак", - дип яза.

Булганның кадерен белеп, саклап тоту һәркемнең кулыннан килә, шулаймы, дуслар? Вандаллыкка юл куелмас дип ышанабыз.

 Фотолар - район башлыгының социаль челтәрләрдәге сәхифәләреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев