Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Инфраструктура

Гимназиядә ремонт башланды

Мөслим гимназиясендә ремонт эшләре бара. Бүгенге көндә “Таткоммунжилсервис” оешмасы эшчеләре түбәне ремонтлау белән мәшгуль. Төзекләндерү эшләре “Гомуми белем бирү оешмаларына капиталь ремонт” программасы кысаларында башкарыла.

– 2003 елда сафка баскан бинага быел беренче мәртәбә зур ремонт керә. Уку йорты кулланылышка тапшырылганнан соң, 2017 елда мәктәп коридорлары буялды, фасады эшләнде, коридорларга армстронг түшәм ясалды һәм 130дан артык кабинет ишекләре алыштырылган иде. Быел шактый эш башкарылыр дип көтелә. Ремонт апрель аенда башланып китте, бригада эшне 1 июльгә төгәлләргә планлаштыра. Түбә проблемалы участок булып санала. 2008 һәм 2015 елларда түбәгә ремонт ясасак та, бу эш белән тулысынча кулларны чишеп булмады. Түбәнең скаты дөрес ясалмау сәбәпле, яңгыр үтә. Быел актлар залы, спорт заллары ремонтлана һәм фойе өлешендә түбә өр-яңадан ясалачак, – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.

Бәдрәфләргә дә ремонт ясалачак. Тугыз комплект санузел бүлмәләренә косметик ремонт үткәреләчәк. “Ремонт барышында инженер-инфраструктура чыганакларын да алыштыру мөһим. Подвалда система тулысынча алыштырылачак”, – ди ремонтны башкаручылар.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 16 май санында укыгыз

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев