Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Асфальт юллы булачаклар!

Мәлләтамак авылында күптән көтелгән юл ремонты бара

Юл – авыл халкының үзәгенә үткән иң төп мәсьәләләрнең берсе. Тукай һәм Кооператив урамнарында башкарылучы юл эшләре зур масштабларда алып барыла.

– Авыл урамнарында ремонт узган атнада башланып китте. Кооператив урамында 1км 800 метр, Тукай урамында 1 км 250 метр арага асфальт түшәләчәк. Бүгенге көндә техникалар асфальт өчен нигез әзерли. Юл салу эшләрен Мөслимнең “Татавтодор” оешмасы башкара, – диде Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина.

Урамнарда юл аркылы ике урынга торбалар салынган, калган торба башлары да яхшылап чистартылып куелган. Күләмле эшләр шушы авыл кешесе – “Чаллы икмәге” генераль директоры Рафаэль Юнысов ярдәме белән башкарыла.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 26 июль санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев