Вильям Тайбактин: бер атна эчендә ике янгын
Ике очракта да милекнең иминиятләштерелмәгән булуы билгеле
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин хәбәр иткәнчә, бу атнада районда ике янгын очрагы теркәлде.
20 апрель көнне җирлектәге бер оешманың "УАЗ" машинасына ут капты. Сәбәбе – транспорттагы электр чыбыгының төзексезлеге.
Икенче янгын 21 апрельдә иртәнге сәгатьләрдә Рус Шуган авылында булды. Электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында шәхси ихатадагы мунчага ут каба. Ике очракта да милекнең иминиятләштерелмәгән булуы билгеле. Тикшерү эше бара.
Вильям Тайбактин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев