Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Иминлек

Ваемсызлык һәлакәткә илтә

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең утырышы узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Салихҗанов җитәкчелегендә узган җыелышта сүз юллардагы иминлек турында барды.

Ел башыннан җирлегебездә механик характердагы 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның 16сы район үзәгендә булса, икесе – зур автомобиль юлларында. 

– Каршы як полосага чыгып машина белән идарә итүчеләр үзләренең һәм башкаларның гомерләренә куркыныч тудыруын аңлап бетермиләр. Республика юлларында шундый аварияләрдә бик күпләр корбан булды. Мөслим районында “Каршы як полоса” операциясе вакытында 5 шофер тоткарланды. Мондый төр профилактик чаралар ел әйләнәсе дәвам итәчәк, – диде үз чыгышында районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.

ДАИ хезмәткәрләре белән беррәттән участок инспекторлары да иминлек сагында тора. Алар ярдәме белән 2024 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 35 очрагы кисәтелгән.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 март саныннан укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев