Иминлек

Узган төндә Татарстан территориясендә 2 пилотсыз очкыч юк ителгән

8:07 сәгатьтә Казанга БПЛА һөҗүме куркынычы гамәлдән чыгарылды

Узган төндә Татарстан территориясендә 2 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бүген ике тапкыр БПЛА куркынычы режимын игълан иттеләр. Беренче хәбәр 3:28 сәгатьтә, икенчесе 5:41 сәгатьтә чыкты.

8:07 сәгатьтә Казанга БПЛА һөҗүме куркынычы гамәлдән чыгарылды.

Чыганак: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев