Укучылар экскурсиядә булды
Иминлек

Укучылар экскурсиядә булды

Укучылар гражданлык оборонасы вакытында сигнал эшләгәндә, мәктәпләрдә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

7 һәм 8 июнь көннәрендә 123нче янгын сүндерү бүлегендә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең һәм Мөслим лицееның 1-7 сыйныфларында белем алучы 66 укучы экскурсиядә булды.

"Укучылар гражданлык оборонасы вакытында сигнал эшләгәндә, мәктәпләрдә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, янгынга каршы көрәш чаралары белән дөрес эш итәргә өйрәнделәр. Балаларга шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде", - дип хәбәр итәләр янгын сүндерү бүлегеннән.

Фотолар - янгын сүндерү бүлеге архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев