Укучылар Алсу Ситдикова белән очраштылар
Метрәй башлангыч мәктәбе укучылары юл кагыйдәләрен искә төшерделәр
Метрәй башлангыч мәктәбенә ""Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнарындагы бүлек башлыгы Алсу Ситдикова килгән.
"Укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар юл иминлегенә багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр, пазллардан юл билгеләрен җыйдылар. Шулай ук чарада пассажир, җәяүленең бурычларын, куркынычсызлык чараларын исләренә төшерделәр", - дип хәбәр итәләр Метрәй башлангыч мәктәбеннән.
Фотолар - Метрәй башлангыч мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев