Уяулыкны югалтмагыз!
Быел 34 райондашыбыз мошенниклар корбаны булган
Кырыкалдарлардан халыкка килгән зыянның гомуми күләме – 10 миллионнан артык! Җинаятьләрнең 17се – мошенникларның дәүләт хезмәтләре порталына үтеп керүе белән бәйле.
– Соңгы ике җинаять бу атнада теркәлде. 2004 елгы кызга шалтыратып, мошенниклар хат килүен хәбәр итә. “Хатны кая җибәрик? Өй адресы буенчамы, әллә электрон почтагамы?” дигән сорауга кыз икенче вариантны сайлый һәм телефонына килгән кодны әйтеп, үзе үк мошенникларга шәхси мәгълүмат алуга юл ача. Каенсаз авылыннан 1958 елгы ир-атны: “Сезгә заказ килде, телефоныгызга килгән саннар җыелмасын әйтегез әле”, – дип алдыйлар. Мошенникларның кредит рәсмиләштерә алу-алмавы банкларга җибәрелгән запрос нигезендә бер ай эчендә билгеле булачак, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Яше дә, карты да кырыкалдарлар капкынына тиз килеп каба. Мошенникларны кайберәүләр оста психологлар дип атый. Әле генә башкаларны алданмаска өндәгән кешеләр күпмедер вакыттан соң үзләренең дә “кәкре каенга терәлүен” аңлый. Минем белән мондый хәл булмас дип, берәү дә әйтә алмый. Шуны онытмагыз: бернинди хезмәт вәкилләре дә сезгә килгән кодны сорамый. Сезнең исемгә кредит рәсмиләштерделәр дип шалтыратучы – мошенник! Алар белән аралашып та тормагыз, тизрәк трубканы куегыз. Сез мәгълүмат бирмәсәгез, сезнең исемгә беркайчан да, беркем дә кредит рәсмиләштерә алмый!
– Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәгез! Исемнәре сакланмаган кешеләр шалтыратканда, телефонны алмаска кирәк. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Телефонын югалтып яки зарядкасы бетеп, туганнар яки әти-әни башка кеше телефоныннан да элемтәгә чыгарга мөмкин. Таныш булмаган номердан шалтыратучының кем булуын белергә теләп, телефонны алгансыз икән, эндәшми торыгыз. Шалтыратучы танышыгыз икән, ул үзе эндәшер. Ә мөлаем тавышлы таныш булмаган ир-ат яисә хатын-кыз эндәшсә, тиз арада телефоныгызны кую хәерлерәк булыр. Мошенниклар белән аралашканда, ихтыяр көчен югалтып, алар кушканны үти башлау ихтималы бар. Бер кагыйдәне һәрвакыт истә тотыгыз: телефонга килгән кодны берәүгә дә әйтмәгез! – ди район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.
Гадәттә, почтага исемле хат яисә посылка килгәндә, почта хезмәткәрләре телефонга килгән кодны хәбәр итәргә куша. Бу очракта, почтага баргач, анда синең заказны эзләп табып, телефонга килгән кодны әйтергә кушалар. Код компьютерга кертелә һәм шуның нигезендә хат яки посылканы аласың. Бу мошенниклык очрагына керми. Тик телефон аша код хәбәр итү – акылсызлык!
– Сезгә бүләк яисә посылка бар дигән уйдырмаларга ышанып алданучылар күп. Хәзер интернет-кибетләр дә аз түгел. Сер түгел, мөслимлеләр шушы кибетләр аша товар кайтара. Халыкның кайда нәрсә алуыннан мәгълүмат туплаучы мошенниклар: “Товарыгыз кайтты, кодны хәбәр итегез”, – дип, беркатлы халыкны микрозаймнарга һәм кредитларга батыра. Белеп торыгыз: телефонга килгән кодны әйтү белән мошенниклар, сезнең шәхси мәгълүматларны алып, кредит рәсмиләштерә, – ди Фәрит Сәлахов.
Мошенниклар турында күпме язсак та, газета укымаучылар, интернетта рәсми мәгълүмат белән кызыксынмаучылар кырыкалдарлар кармагына каба тора. Үзегез белгәннәрне якыннарыгызга да җиткерегез. Өлкән яшьтәге туганнарыгызга, әтиәниләрегезгә дә кабат-кабат әйтегез. Мошенниклар һәр сүзгә ышанучы беркатлы кешеләрне корбан итеп сайлый. Уяулыкны югалтасыз икән, акчагыз да югала. Моннан тыш сезнең исемгә алынган кредитларны да түләргә туры киләчәк.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев