Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Уяу булыйк!

Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме турында әледән-әле ишетелә

Кәрәзле телефоннарга да кисәтү сигналлары килә. Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме булганда, халыкның качу, яшеренү урыннары турында белеп торуы кирәк.

– Мөслимгә пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) һөҗүме янаганда, вакытлыча яшеренү урыннары билгеләнде. Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме вакытында урамда калучыларга якындагы яшеренү урынына барырга кирәк. Һөҗүм вакытында фатир эчендә булганда, тәрәзәгә якын килмәскә, терәк стеналар арасында торырга киңәш ителә. Бинаның иң түбән катына төшәргә, шәхси йортта яшәүчеләргә базга качарга мөмкин, – ди район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов.

Район үзәгендә берничә урында яшеренү урыннары билгеләнгән.

Иске Мөслимнең Ык күпереннән башлап Пушкин урамына кадәрге өлешендә яшәүчеләр Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы (Пушкин урамы, 43 йорт) подвалына яшеренә ала. Иске Мөслимнең Пушкин һәм Вахитов урамнары аралыгында яшәүчеләргә лицейда качарга мөмкин. Вахитов урамыннан башлап, Мөслимгә әйләнеч юлга кадәрге урамнарда яшәүчеләр гимназиягә килә ала.

“Яңарыш” микрорайонында яшәүчеләрне балалар сәнгать мәктәбе кабул итә. “Аэропорт” микрорайонында яшәүчеләр күпфункцияле үзәк бинасы подвалына яшеренә ала.

Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме турында ишеткәндә, паникага бирелмәскә киңәш ителә.

– Һөҗүм хакында хәбәр ишеткәндә, тиз арада документларыгызны, эчәргә су һәм коры паек алып, яшеренү урынына ашыгырга кирәк, – ди Наил Бәдретдинов. – Массакүләм чаралар вакытында һөҗүм хакында хәбәр килсә, якындагы яшеренү урынына барырга киңәш ителә. Урамда пилотсыз очу аппаратын күрсәгез, куркыныч янаган урыннан читтәрәк бина яисә куе агачлар артына яшеренергә кирәк. Кәрәзле телефон, навигатор һәм башка шундый җайланмаларны куллану тыела.

Мондый һөҗүм бездә булмас дип, битараф яшәргә ярамый. Бүгенге вәзгыять һәрберебездән уяулык һәм саклык таләп итә.

 

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев