Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Уяу булыгыз!

Мошенниклар хәзер “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша “акча эшли”.

Массакүләм мәгълүмат чараларында мошенниклар турында кисәтеп күп язылды. Аларның үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырулары турында да әйтелде. Хәзер мошенниклар, корбаннар эзләп, алдашып акча эшләүнең яңа ысулларын куллана.
– Мошенниклар үзләрен “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан дип таныштыра һәм, шифаханәгә теркәлүдә яисә башка техник хата турында хәбәр итеп, яңадан теркәлү узарга куша. Моның өчен алар ялган сайтка сылтама бирәләр. Сылтама аша кереп анкета тутыру нәтиҗәсендә бөтен мәгълүмат һәм счеттагы акчал мошенниклар кулына эләгә. Иң куркынычы: мошенниклар “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлүчеләрнең логин-парольләрен белеп, алар исеменнән кредит яки микрозайм рәсмиләштерә. Порталда сакланган шәхси мәгълүматлар нигезендә кредит рәсмиләштерү кыенлык тудырмый, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.
– Кич, әтинең телефонына: “Дәүләт хезмәтләре” порталында шәхси мәгълүматларыгызны үзгәртергә заявка бирдегезме?” – дип шалтыратканнар. Әти башта кире какса да, шалтыратучы ни сораса, шуны әйтеп, барлык мәгълүматны җиткереп, телефонына килгән кодларны да хәбәр иткән. Гипноз тәэсирендәге кебек белер-белмәс алдарлар әйткән кушымтаны да телефонына йөкләгән.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев