Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Тонировка” операциясе башланды

Бүгенге көнгәчә ДАИ инспекторлары өч автомобиль йөртүчене административ җаваплылыкка тарткан

“Тонировка” операциясе башланды. Ай дәвамында барачак профилактик чара барышында алгы пыялалары караңгылатылган транспорт чаралары ачыкланачак. Бүгенге көнгәчә ДАИ инспекторлары өч автомобиль йөртүчене административ җаваплылыкка тарткан. “Техник регламент кагыйдәләре буенча алгы һәм ян-яктагы тәрәзәләрдән төшкән яктылык 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Бу норматив үтәлмәсә, машинада йөрү тыела. РФ Хокук бозулар турындагы административ кодексның 12.5 маддәсе 3.1 өлеше нигезендә, әлеге таләпне үтәмәүчеләргә – 500 сум штраф, кабат шушы төр кагыйдәне бозып тоткарланганда 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм ителү яный”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Магданов.

Фото - Мөслим-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев