Техника саклауның үз таләпләре бар
Иминлек

Техника саклауның үз таләпләре бар

Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюның сыйфатын тикшерү һәм ремонт эшләрен оештыру буенча комиссия эшләде

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре 43 районга шундый тикшерү белән чыкты. Комиссия тикшерүне “Август-Мөслим” агрофирмасыннан башланды.

– Мөслим районында хуҗалыклар барысы да язгы кыр эшләренә ел саен яхшы әзерлек белән килә. Тикшерү барышында урып-җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчкечләрнең, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы, запас частьларны һәм детальләрне саклау, ремонт эшләрен оештыру, шулай ук хезмәтне саклау һәм хезмәт өчен түләү шартлары бәяләнде, – диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов.

“Август-Мөслим” агрофирмасы җитәкчесе Юрий Янковский билгеләп үткәнчә, язгы чәчү кампаниясендә һәм урып-җыю чорында басу-кырларда эшләгән техниканың ватылу очраклары булмаган.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 13 декабрь саныннан укыгыз.

Фото – Лилия Шәймиева

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев