Татарстанлыларга көчле салкыннарда үтәлергә тиешле иминлек чаралары турында искәрттеләр
Татарстанлыларга җылыту җиһазлары белән сак эш итәргә һәм көчле суыклар вакытында урамда озак йөрмәскә киңәш ителә
Бүген төнлә һәм 16 гыйнварда иртән Татарстанга көчле салкыннар килә. Һава температурасы -27 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип фаразлана. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә көчле салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта, дип кисәттеләр.
Республика халкына төп иминлек кагыйдәләрен искәрттеләр:
- ватык мичләр белән файдаланмаска;
- кулдан ясалган җылыткычларны кабызмаска;
- эшләп торган мичләрне һәм электр җылыткычларың караусыз калдырмаска һәм балаларга карарга кушып калдырмаска.
Татарстанлыларга җылыту җиһазлары белән сак эш итәргә һәм көчле суыклар вакытында урамда озак йөрмәскә киңәш ителә.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев