Татарстанда 27 ноябрьгә кадәр «Легаль булмаган йөртүче» операциясе уза
18 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Татарстан территориясендә «Легаль булмаган йөртүче» дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрелә
Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әлеге операция кысаларында көн саен рейдлар һәм тикшерүләр үткәрә.
Инспекторлар билгеләп үткәнчә, легаль булмаган йөртүче хезмәтләреннән файдалану пассажирларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра. Транспорт чараларына регуляр техник карау үткәрү, һәр смена алдыннан шоферларның медицина тикшерүе узуы һәм тахографлар ярдәмендә эш һәм ял режимын контрольдә тоту – үткәрелергә тиешле чаралар комплексы.
Иминиятләштерү мәсьәләсенә дә аерым игътибар бирелә – легаль транспорт йөртүчеләрнең пассажирлары автоматик рәвештә иминиятләштерелә,ә бу исә көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта зыянны каплауга гарантия бирә.
ДАИ хезмәткәрләре гражданнарга Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары кысаларында эшләүче легаль ташучылар хезмәтләреннән генә файдаланырга тәкъдим итә.
Элегрәк НТР 24 хәбәр иткәнчә, татарстанлыларга машинаны башка шоферга ничек тапшыру турында сөйләделәр.
Фото: t.me/GIBDDNIGNEKAMSK
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев