Тәртипсез шофер димәсеннәр!
9 апрельдән “Тонировка” операциясе старт алды. Әлеге профилактик чара белән беррәттән, “Иминлек каешы” операциясе дә дәвам итә
– Тонировкалы тәрәзәле машиналарда күпчелек яшьләр йөри. Тонировканы кояштан качу чарасы дип ышандырырга тырышсалар да, караңгы тәрзәләрнең уңайсыз ягы да күп. Ул күз күремен начарайта, игътибарны киметә. Ел башыннан мондый төр рейдлар ике мәртәбә үтте, өч шофер административ җавапка тартылды. Рейдлар алга таба да дәвам итәчәк, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясеннән алынган мәгълүматлардан күренгәчә, техник регламент кагыйдәләре буенча машинаның алгы һәм ян-яктагы алгы тәрәзәләреннән яктылык төшү 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Бу норматив үтәлмәсә, машинада йөрү тыела. РФ Хокук бозулар турындагы административ кодексның 12.5 маддәсе 3.1 өлеше нигезендә, әлеге таләпне үтәмәүчеләргә 1000 сум күләмендә административ штраф яный. Әлеге кагыйдәне икенче мәртәбә бозучыларны 15 тәүлеккә кадәр кулга алырга яисә 100 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартырга мөмкиннәр.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 11 апрель саныннан укыгыз.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев