Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Тәрәзәдән дә куркыныч яный

Кечкенә баласы булган әти-әниләр саклык кагыйдәләре турында онытмасын иде

Җылы көннәр өлкәннәрдән аеруча зур игътибар таләп итә. Эсселеккә түзә алмыйча тәрәзә ачабыз. Ә тиктормас бәләкәчләр, куркыныч янавын аңламыйча, ачык тәрәзәдән егылып төшәргә мөмкин.

– Өлкәннәр гади кагыйдәне онытмасын иде: кечкенә бала булган өйдә тәрәзәне ачык калдырмагыз! Москит челтәре баланы саклый алмый! Бала аңа таянып, егылып төшәргә мөмкин. Бала үзенә куркыныч янаганын аңламый. Җәйге чорда шәһәр хастаханәләренә, тәрәзәдән егылып, авыр җәрәхәтләр алган балаларны алып киләләр. Шөкер, безнең районда андый хәлләрнең булганы юк. Шулай да саклану комачауламас, – ди район хастаханәсе педиатры Резеда Мөҗипова.

Тәрәзәдән егылып төшкән баланың, исән калган очракта да, җитди имгәнүләр алып, гомерлек инвалид булып калуы ихтимал. Белгечләр, бала тәрәзәне ача алмасын өчен, блокираторлар яки тәрәзә йозаклары куярга киңәш итә. Тәрәзәләрне җилләтү режимында яки өске ягын гына ачарга кирәк.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 27 июнь саныннан укыгыз.

Наилә Нәбиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев