Суд карары чыкты
Ялларны “күңелле үткәргән” һәм исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән райондашыбыз 29 июль көнне мировой суд каршына басты.
Хөкемдар спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Алексеев эшен карады. Алексеевның аның гамәлләре яздырылган видеоязманы карап бетерергә түземлеге җитмәде, гаебен танырга мәҗбүр булды.
– Дуслар “утырма” дисәләр дә, рульгә утырдым шул. Авылдан район үзәгендәге кибеткә алкоголь алырга төшкән идек. ДАИ инспекторлары туктатмаса, хәлнең нинди борылыш аласы билгесез. Мин бу көнне бөтенләй хәтерләмим, – дип, Алексеев үкенүен белдерде.
Мировой судта видеоязмадан тыш ДАИ инспекторының алкотестер ярдәмендә тикшерүе һәм район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спирт күләменең нормадан 1,3 тапкыр күбрәк булуын күрсәткән.
Административ җинаять кылганы өчен, Алексеевка суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев