Шәхси йортта янгын чыга
Тикшерү материалы Минзәлә тикшерү комитетына җибәрелде
Яңа Усы авылында шәхси йортта янгын чыгып, 50 яшьлек ир-ат янып үлә. Янгынның сәбәбе – электр чыбыгындагы кыска ялганыш яисә урында тәмәке тарту. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. “Тикшерү материалы Минзәлә тикшерү комитетына җибәрелде. Бу – ел башыннан алтынчы янгын”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.
Илнар Идиятов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев