Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Шартлаткыч уенчык түгел!

18 яше тулмаган балаларга шартлаткыч җайланмалар, пиротехника сату катгый тыела.

Кыш килүен зарыгып көткән олысы-кечесе бүген чыршы бизәү, берсеннәнберсе матур уенчыклар, петарда-шартлаткычлар алу белән мәшгуль.

– Ярамый, дисәләр дә, Яңа ел бәйрәме петардаларсыз булмыйдыр инде ул. Барлык авыл җирлекләренә дә пиротехник эшләнмәләр, фейерверклар аттыру өчен махсус мәйданчыклар билгеләү бурычы җиткерелде. Район үзәгендә моның өчен ипподром янындагы мәйданчык билгеләнде. Фейерверкларны кешеләр яши торган йортлар, төзелешләр янында куллану катгый тыела! Инструкциядә күрсәтелгән барлык кагыйдәләрне үтәү зарур. Әти-әниләр дә уяу булсын иде: балалар үз белдекләре белән теләсә-кайда петарда шартлатып йөри. Яңа ел бәйрәме чорында күңелсезлек очраклары арта. Балаларыгызның сәламәтлеге – бары тик сезнең кулларда, – дип кисәтә Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Вильям Тайбактин әйтүенчә, пиротехниканы саклау һәм сату кагыйдәләрен үтәмәү, дөрес кулланмау нәтиҗәсендә янгын куркынычы да арта.

– 18 яше тулмаган балаларга шартлаткыч җайланмалар, пиротехника сату катгый тыела. Бәйрәм бәла-казасыз, күңелле узсын өчен кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ә без аларны онытабыз. Республикада төрле елларда, пиротехника шартлату аркасында, кемнеңдер бармагы өзелгән, кайсының бите яки башка әгъзасы пешкән, төрле зыян күргән. Бәхетсезлек очракларының барысы да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү һәм сыйфатсыз товар алу белән бәйле. Пиротехник эшләнмәләрне бары тик махсус кибетләрдән генә сатып алырга кирәк. Аларны саклау шартлары үтәлмәгән урыннардан алмагыз! Тиешле температура һәм дымлылык сакланмаган очракта, пиротехника һәм петардалар кулда да шартларга мөмкин. Пиротехник эшләнмәләрдә аны куллану турында рус телендә язылган белешмә булырга тиеш, таләпләрне игътибар белән укыгыз! – ди Вильям Тайбактин.

ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев