Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сакланганны саклар

Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда 4 класс янгын куркынычы билгеләнде.

Сер түгел, озак вакыт дәвамында һава торышының коры һәм кызу торуы янгын куркынычын арттыра. Җәйге яллар чоры булуын, табигатьтә ял итүчеләрнең күп булуын да онытмаска кирәк. Ял көннәрен табигатьтә үткәрүчеләр дә бар. Әмма ял итүчеләрнең барысы да янгыннан саклану кагыйдәләрен төгәл үтәми. 

– Урман полосаларын янгыннардан саклау максатында яздан ук төрле эшләр башкарылды: урманнар һәм яшь үсентеләр утыртылган урыннар махсус эшкәртелеп, минераль полосалар ясалды, – ди Мөслим урманчылыгы участогы урманчысы Рафил Асылгәрәев. – Янгын куркынычы игълан ителгән чорда урманнарга керү, ял итү катгый тыела. Бу чорда гына түгел, урманнарда учак ягарга гомумән киңәш ителми. Ярый ла, учакны сүндереп, артларыннан чистартып китсәләр. Әмма күпвакыт ял итүчеләр артыннан учак та, төрле чүп-чар да кала. Райондашларыбыз игътибарлы булсын һәм табигатькә сак карасын иде.

Кануннарны бозган өчен штраф та билгеләнгән. Урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф яный. Шул ук вакытта, кагыйдә бозу аркасында янгын чыгып, урманнарга зыян килсә, РФ Җинаятьләр кодексының 261 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булганда, штраф суммасы ике тапкыр арта.

Мәсәлән, гражданнар өчен штраф – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга – 60 меңнән 90 меңгә кадәр, юридик затлар өчен штраф күләме 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр җитә.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 11 август санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев