Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сакланганны саклар

Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышы үтте. Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов җитәкчелегендә җиде мәсьәлә каралды.

Табигатькә яз килә. Көннәрнең кинәт җылытуы су басу куркынычын тудыра. Районда су басудан саклану өчен чаралар планы төзелде.
– Ык елгасы – су басу куркынычын тудырган участокларның берсе. Ташу вакытында елгада боз тыгылу ихтималы булган урыннар билгеләнде. Соңгы елларда мондый очраклар күзәтелмәсә дә, әзер тору кирәк. Ык күпере янындагы юллар кардан чистартылды. Район территориясендә юллар су басу зонасына эләкми. Төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе белән берлектә юл буйларындагы суүткәргеч торбаларны, канауларны, тротуарларны чистарту эшләре башланды, – диде Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Әкмалова.
Район территориясендә гидротехник корылмаларны ремонтлау һәм су хуҗалыгы объектлары инфраструктурасын төзекләндерү буенча эш бара. Эш ”Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте белән берлектә оештырылган.
Мөслим авылында 12 йортка су басу куркынычы яный. Бу – Набережная һәм Октябрь урамындагы шәхси йортлар. Тик куркырга кирәкми. Су басу куркынычы янаган торак пунктларда халыкны, хайваннарны, матди кыйммәтләрне өлешчә эвакуацияләү планы төзелгән. Шәхси йортлары белән яшәүчеләр кар суы агар өчен канаулар казу, йорт яны территориясен чистарту кебек эшләрне башкарсын иде.
Районда 34 буа исәпләнә. Шуларның 16сына төрле елларда капиталь ремонт үткәрелгән. Капиталь ремонттан соң авыл җирлекләре белән гарантияле хезмәт күрсәтүгә биш елга килешү төзелә. Күбәк, Түреш, Иске Әлмәт, Иске Карамалы буаларына хезмәт күрсәтү өчен килешү төзелгән. 
Утырышта янгыннан саклану турында да сөйләшү булды. Ялгыз яшәүче, күпбалалы, социаль яктан уркыныч гаиләләрдә янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмаларның төзеклеген тикшереп тору бурычы куелды.
– Районда язгы ташуга каршы чараларда кирәкле техника белән тәэмин итү өчен эшче төркем булдырылды. Авыл җирлекләре башлыкларына да уяулыкны югалтмаска кирәк. Һәр авыл җирлегендә янгын гидрантлары, мотопомпалар, су саклау чаннары булырга тиеш. Моңа кадәр Әмәкәй, Баланлы, Шуганка, Мәлләтамак, Октябрь авыл җирлекләрендә ирекле янгын сүндерү бригадалары белән проблемалар бар иде. Быел бу кимчелекләр төзәтелергә тиеш, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев