Республика юлларын бергәләп саклыйк!
Йөк транспортының региональ һәм җирле юлларны җимерүе турында мөрәҗәгатьләр күпләп килә башлаган
"Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенә район башлыкларыннан һәм Татарстан Республикасы халкыннан йөк транспортының региональ һәм җирле юлларны җимерүе турында быел мөрәҗәгатьләр күпләп килә башлаган. 2025 ел башыннан мондый мөрәҗәгатьләр саны 33кә җиткән. Бу 2024 ел күрсәткечләреннән артып киткән.
Проблема ничек хәл ителә?
- Йөк ташуны Ространснадзор һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы контрольдә тота.
- "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр иткәнчә, күчмә үлчәү контроль пунктлары белән тәэмин итәргә әзер булсалар да, аларның хокук бозучыларга карата санкцияләр куллану хокукы юк.
Моның өчен алар
- намуссыз йөк ташучылар өчен законнарны катгыйландырырга һәм җаваплылык чараларын арттырырга кирәклеген әйтәләр;
- мондый мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү тәртибе турында мәгълүмат бирү өчен хакимият органнары, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бергәләп эшләргә тиеш дип саныйлар.
Республика юллары – безнең уртак байлыгыбыз. Аларны төзек хәлдә бары тик бергә генә саклый алабыз.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев