Республикада “Язгы каникуллар” операциясе башланды
Чара 23 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк
Төп максат – машина йөртүчеләргә, ата-аналарга һәм балаларга юл иминлеге кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерү. ”12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта һәм 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү бары тик баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган җайланмалар кулланып кына башкарылырга тиеш, – дип искәртә ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. – 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә баланы тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итәбез. 12 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар иминлек каешын эләктерергә тиеш. Бу таләпләрне бозу административ җаваплылыкка китерә. Ә иң мөһиме – транспортта булган кешеләрнең иминлегенә һәм гомеренә куркыныч яный. Мондый хокук бозуларны ачыклау буенча эш дәвам итәчәк.
Татар-информ фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев