Районыбызда  “Такси” операциясе үтте
Иминлек

Районыбызда “Такси” операциясе үтте

Пассажирлар йөртү өчен файдаланылучы транспорт чараларының техник торышы һәм документлар тикшерелде

23 июльдән 1 августка кадәр республикада, шул исәптән районыбызда да “Такси” операциясе үтте.

“Пассажирлар йөртү өчен файдаланылучы транспорт чараларының техник торышы һәм документлар тикшерелде. Профилактик чара барышында 5 машина йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы ачыкланды. Өч шофер иминлек каешын эләктермәгән булса, бер таксист тиешле урында юл аша чыгучы җәяүлегә юл бирмәгән. Бер машинаның техник яктан төзек булмавы ачыкланды”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев