Районда “Торак” профилактик операциясе бара
Ул ел азагына кадәр гамәлдә булачак
Аның максаты – торак секторда янгыннарны кисәтү. “Авыл җирлекләрендә план нигезендә имин булмаган гаиләләр, профилактик исәптә торучы, спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп кулланучы затлар, күпбалалы гаиләләр яши торган йортларның торышын тикшерү өчен профилактик төркемнәр оештырылды. Торак йортларда янгыннар булмасын өчен, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәк. Узган атнада имин булмаган биш гаиләдә булып, янгын турында профилактик әңгәмәләр алып барылды”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев