Районда 17 мошенниклык очрагы теркәлде
Узган атнада бер райондашыбыз – 2,5 миллион, икенчесе 400 мең сум акчасын мошенникларның исәп-хисап счетына күчергән.
“Халык банк карталарындагы акчадан колак каккач кына безгә мөрәҗәгать итә. Яңалыклар белән кызыксынмагач, газета укымагач, күпләр мошенниклар турында белми, күрәсең. Шулай булмаса, әледән-әле кырыкалдарлар тозагына капмаслар иде. Алда әйтелгән фактлар буенча тикшерү эше бара. Быел 17 мошенниклык очрагы теркәлде”, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото - "Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев