Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Паутина” системасы эшли

“Җирлегебездә әлеге система апрель аенда эшли башлады.

“Паутина” системасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыкларга һәм фото-видеофиксация ярдәмендә җинаятьләрне ачарга ярдәм итә. “Машина йөртүче хокук бозучылар базасында булса, автоинспектор системадан аның автомобиленең хәрәкәте турында хәбәр алачак. “Паутина” ярдәмендә теркәлмәгән автотранспортны яки, машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган шоферларны ачыкларга була. Яңа система юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлары түләнмәгән шоферларны да табарга ярдәм итә. “Җирлегебездә әлеге система апрель аенда эшли башлады. “Паутина” камералары Мөслим – Катмыш, Мөслим – Әлмәт юлларында урнаштырылган”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. 
 

Фото "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев