Мөслимнең үзәк урамында Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган акция үткәрелде
Әлеге чарада Мөслим лицее һәм Мөслим урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән Алдынгылар хәрәкәте активистлары да катнашты
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин белән бергәләп укучылар шоферларны һәм җәяүлеләрне юлларда һәрвакыт сак һәм игътибарлы йөрергә чакырдылар. Шоферларга юл иминлеге турында белешмәлекләр, җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементлар тапшырдылар.
Фото – Мөслим лицее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев