Мөслимнең Яңа Усы авылында җинаять кылынган
Гаепләнүчегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 115 маддәсе 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылачак
"Ике бертуган яхшы гына күңел ачып алганнан соң, ике арада тавыш килеп чыга. Нәтиҗәдә 1978 елгы ир-егет кулына пычак ала һәм шешәдәше – бертуган энесе, 1984 елгы егетнең эченә пычак белән кадый. Зыян күрүчегә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә беренче ярдәм күрсәтелгән. Алкоголь куллану аркасында килеп чыккан әлеге вакыйга буенча тикшерү эше бара. Гаепләнүчегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 115 маддәсе 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылачак", – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото - Татар-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев